tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кострома шәһәрендәге Мемориаль мәчет комплексының икенче өлеше ачылды
Кострома шәһәрендәге Мемориаль мәчет комплексының икенче өлеше ачылды

Кострома шәһәрендәге Мемориаль мәчет комплексының икенче өлеше ачылды

Бүген Кострома шәһәрендәге Мемориаль мәчет комплексының икенче өлеше ачылды.Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Яңа корпуста мәдрәсә, балалар үзәге, ашханә һәм тәһарәтханә урнашкан. Чара Идел буе халыкларының Исламны рәсми рәвештә кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган.Яңа төзелгән янкормада Кострома татарлары тарихына багышланган күргәзмә эшли башлады. Киләчәктә биредә музей булачак.

Мемориаль мәчет комплексының икенче өлешен ачу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кострома шәһәре башлыгы Юрий Журин, Россия мөфтиләре советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов,мәдәни-агарту һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, Костромада яшәүчеләр катнашты.

Тантаналы өлештән соң җомга намазы вәгазен РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов укыды.

Ә беренче мәчет бу калада 1780 нче елда төзелгән һәм ул Татар бистәсенең үзәгендә урнашкан була, аның янында булган татар зираты хәзер дә сакланган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*