tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Саратов шәһәрендәге татар гимназиясе белән танышты
Данис Шакиров Саратов шәһәрендәге татар гимназиясе белән танышты

Данис Шакиров Саратов шәһәрендәге татар гимназиясе белән танышты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Саратов шәһәренә килде. Бүген ул “Советлар Союзы Герое Г. Г. Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясе” белән танышты.

Биредә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  “Саратов өлкәсендә этномәдәни белем бирүнең үсеше, проблемалары һәм киләчәге” диеп исемләнгән семинар-киңәшмәсе уза.

Бүген гимназиядә ачык дәресләр узды, кунаклар милли көрәш дәресләрен карадылар, “Идел буе татарлары” музеенда булдылар. Шулай ук чарада катнашучыларга “Нур” мәктәп татар театрының “Туган тел ачкычы” спектакле күрсәтелде.

Әлеге белем йортының ишекләре татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнергә теләүче барлык укучылар өчен дә ачык.

Иртәгә Советлар Союзы Герое Г.Г. Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*