tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли театр мәктәбе” халыкара дәрәҗәгә чыгарга ниятли
“Милли театр мәктәбе” халыкара дәрәҗәгә чыгарга ниятли

“Милли театр мәктәбе” халыкара дәрәҗәгә чыгарга ниятли

Казанда 14-16 октябрьдә “Милли театр мәктәбе” проекты узачак. Әлеге проект Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Александрия театры һәм Милли театрлар ассоциациясе инициативасы белән оештырыла.

“Милли театр мәктәбе” Россиянең сигез төбәгендә узачак. Беренче тапкыр Махачкалада узган, хәзер Казанда, чиратта – Марий Эл, Коми, Башкортстан һәм башка республикаларда узар дип көтелә. Планда халыкара дәрәҗәсенә чыгу. Проектта 18-35 яшьтәге кешеләр катнаша ала.

“Бүгенге көндә милли театр үзенчәлекләренә аз игътибар бирелә. Студентлар уку йортыннан зур белем алып чыга, ләкин төрле театрларның мәдәнияте һәм тарихы турында белмиләр. Бүгенге көндә театрларга тарихны белгән, аралаша, фикерли ала торган көчле кадрлар кирәк. Моның өчен театрлар белән элемтәдә тору, аралашу, үзара тәҗрибә уртаклашу кирәк”, – ди ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова.

Проект 3 көн дәвам итәчәк. Казаннан 35 кеше катнашыр дип көтелә. Программа кысаларында менеджмент нигезләре, проект белән идарә итү, фандрайзинг, театр проектларын проектлаштыру һәм үстерү, проект өстендә команда белән эшләү каралган. Проектта катнашучыларга дәүләт үрнәгендәге махсус таныклыклар тапшырылачак. Аларны илнең менеджмент һәм театр өлкәсендәге алдынгы белгечләр укытыр дип көтелә.

Бу проект ике юнәлештә тормышка ашырыла. Аның беренчесе – һөнәри юнәлеш июнь ахырында Якутскида узды, монысы исә белем бирүгә багышланган өлеше”, – ди Александрия театры директоры урынбасары Алиса Науменко.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*