tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы “Укытучылар көне” уңаеннан “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дип исемләнгән бәйгесе уздырды. Ул 2022 елның 16 нчы сентябреннән алып 5 нче октябрьгә кадәр дәвам итте. Конкурсның максаты –  укытучының җәмгыятьтәге ролен, дәрәҗәсен үстерү, балаларда әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү. Мөгаллим һөнәренең ни дәрәҗәдә әһәмиятле, шул ук вакытта катлаулы һәм мөһим икәнлеген күрсәтү. Тырыш, үз эшенең фанаты булган педагогларны барлау.

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” бәйгесенә барлыгы 132 кеше үз хезмәтләрен юллады. Татарстаннан – Казан, Әлмәт, Чаллы шәһәрләре, Буа, Актаныш, Әгерҗе, Кукмара, Чистай, Саба, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Яңа Чишмә районнары, Россия төбәкләреннән – Киров, Әстерхан, Ульяновск, Омск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия республикалары актив катнашты.

Конкурс өч яшь категориясе буенча оештырылды. Иң актив катнашучылар 21 яшьтән өлкәнрәкләр. Алар үзләренең яраткан укытучылары хакында кызыклы хәтирәләрне яңарткан. 10-15 яшьлек балалар арасында да мөгаллимнәрен хөрмәт итеп, алар хакында матур язмалар җибәрүчеләр бар. Иң кызыклы хезмәтләр киләчәктә “Татарлар” газетасында да бастырылачак.

Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Дипломнарга ия булучыларны бүләкләү тантанасы 28 нче октябрьдә 12.30 минутта Казан шәһәре, К.Маркс урамы,38/5 йортта урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узачак. Рәхмәт хатлары электрон почта аша җибәреләчәк.

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” бәйгесе җиңүчеләре исемлеге: 

10-15 яшьлекләр арасында: 

I нче урын – Гүзәл Шәрәфетдинова (Чувашия Республикасы)

II нче урын – Алинә Гыйззәтуллина (Чаллы шәһәре)

III нче урын – Лиана Тимергалиева (Саба районы)

III нче урын – Данил Нәбиуллин (Казан шәһәре)

16-20 яшьлекләр арасында:

I нче урын – Юлай Низаев ( Актаныш районы)

II нче урын – Гөлназ Мөэминова (Әгерҗе районы)

III нче урын – Рузилә Хәмдиева ( Чувашия Республикасы)

21 яшьтән өлкәнрәкләр арасында: 

I нче урын – Зыятдин Нәҗметдинов ( Киров өлкәсе)

I нче урын – Әлфия Таразова ( Пермь крае)

II нче урын – Зөлфия Мансурова ( Башкортстан Республикасы)

II нче урын – Назгөл Баһаветдинова (Буа районы)

III нче урын – Әлфинур Сафиуллина ( Балтач районы)

III нче урын – Рәзилә Мөхәммәтрәхимова ( Балык Бистәсе районы)

Рәхмәт хатларына лаек булучылар: 

Фәгыйлә Чумарова ( Омск өлкәсе)

Чулпан Бариева ( Әгерҗе районы)

Рәшидә Фазлыева (Оренбург өлкәсе)

Диана Карасаева (Әстерхан өлкәсе)

Лариса Сафина ( Чаллы шәһәре)

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*