Казан Кремлендә «Манежда музыкаль кичәләр» концертлар циклы дәвам итә. Музей-тыюлыкның туган көненә багышланган киләсе тамаша 20 гыйнварда булачак.
Музыкаль кичәдә иң яхшы татар композиторлары Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Әнвәр Бакиров һәм Александр Ключаревның әсәрләре яңгыраячак. Кунаклар алдында халыкара конкурслар лауреатлары һәм ТР дәүләт академия симфоник оркестры артистлары чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.
Композицияләрне шулай ук Н.Җиһанов исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы укытучылары – «Казан триосы» камера ансамбле башкарачак. Фортепианода – Татьяна Максимова, скрипкада – Асия Гәрәева, виолончельдә Александр Дульнев уйнаячак.