Моннан 16 ел элек Самарада Идел буе шәһәрләренең Ассоциациясе оешкан иде. Бүген аның составына 12 шәһәр керә, шуларның дүртесе милли республикалар башкаласы, сигезе өлкә үзәге. Ульяновск шәһәрендә әлеге мәртәбәле оешманың чираттагы киңәйтелгән утырышы булып узды.
Ульяновск шәһәре башлыгы Марина Беспалова, татар автономиясе вәкилләре, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинны гадәттәгечә чәк-чәк белән генә түгел, ә мишәр-татарларының затлы ризыгы-юка гына итеп киселгән казылык белән дә каршы алдылар.
Аннан соң кунаклар Ульяновск өлкәсенең Хөкүмәте йортына Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең чираттагы утыршына килделәр. Бирегә Федераль үзәк вәкилләре һәм шәһәр башлыклары җыелган иде. Шәһәр хуҗалыгына, һәм аерым алганда җирле үзидарә системасына, коммуналь хезмәтләргә кагылышлы байтак кына сораулар тикшерелгәннән соң, оештыру мәсьәләләре дә каралды. Шәһәр хуҗалыгын алып баруда һәм милли мәсәләләрне хәл итүдә бай тәҗрибәсе булган Казан мэры Илсур Метшин алдагы елларга ассоцияциянең яңа рәисе итеп сайланды.
Көннең икенче яртысында Сембер татар җәмәгатьчелеге чакыруы буенча Казан мэры Илсур Метшин моннан җиде ел элек Татарстан һәм Казан булышлыгы белән төзекләндерелгән Татар мәдәният үзәгенә килде. Анда бию түгәрәгенә килгән сабыйлар белән дә аралашып алды.
Чыннан да, 7 ел элек бу бинаны Казан ярдәменнән башка аякка бастырып булмаячагы көн кебек ачык иде. Чөнки моннан 50 ел элек төзелгән һәм 20 елга якын хуҗасыз килеш торган, кем-әйтмешли, ишексез-тәрәзәсез кинотеатрны ремонтлау зур чыгымнар сорый иде.
Казан кунагы зәвык белән эшләнгән татар мәдәният үзәгенең концерт залын, өлкәнең мактаулы гражданнары фотогалереясын карады. Ә аннан соң әле күптән түгел генә Татарстан мәдәният министрлыгы грантына ачылган Сембер татарларының мәгариф һәм сәнгать музеена кереп, андагы экспонатлар белән танышты. Ул экспозициягә куелган Бөек Ватан сугышы елларында чыккан татар телендәге фронт газеталарын, өчпочмаклы хатларны күреп гаҗәпләнүен дә яшермәде.
Ә бүгенге очрашу истәлеге итеп, Илсур Метшин Ульяновскиның татар җәмәгатьчелегенә милләт тарихын һәм төбәк татарларының гореф-гадәтләрен саклауга керткән лаеклы өлеше өчен рәхмәт әйтеп күнгә төшерелгән Казан Кремле күренешен бүләк итте һәм шәрәфле кунаклар китабына фикер-тәэсирләрен дә язып калдырды.
Кунак ашы кара каршы дигәндәй, семберлеләр дә бурычлы булып калмады-Иделарьягы районы башлыгы Наил Юмакуллов Казан кунагына кыйммәтле симбирцит ташына ясалган Ульяновск рәсемен бүләк итте.
Очрашу азагында Илсур Метшин мәдәни үзәкнең тамаша залындагы һәм фойедагы сәхнәләрне үзәкнең 20 еллыгына Казаннан бүләк итеп заманча технологияләр буенча төзекләндереп бирергә дә вәгьдә итте. Бу мизгел фәрештәләрнең “Амин” дигән чагынна туры килсен иде.
Рамис Сафин, Ульяновскидан