tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәм булыйк
Бердәм булыйк

Бердәм булыйк

Мамадыш шәһәрендәге Розалия Ибраһимова җитәкчелегендәге “Ак калфак” мөслимәләр оешмасы әледән–әле күркәм эшләре белән күңелләрне җылытып тора.

Шәһәр мәчете каршында махсус лагерь оештырылды. Балалар анда дини белем алуга иреште, хәләл ризыклар белән тукландылар. “Ак калфак“ оешмасы Кырлайга сәфәр кылып кайтты. Юл уңаенда Җәлил хәзрәт Фазлыевның шифалы вәгазьләрен тыңлап, Корбан ашыннан авыз иткәннәр. Бу оештырып йөргән. Автобус белән “Хыял“ яшүсмерләр клубы ярдәм иткән.

Мамадыштагы мөслимиләр башка төбәкләрдәге хатын-кызлар оешмалары белән элемтә корып аралашып яшиләр. Әйтик, Ульян шәһәрендә эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы Мамадышта кунакта булды, фикер алышып, тәҗрибә уртаклаштылар. Гомумән, мамадышлылар бергә эшләргә, бердәм булырга өнди.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*