Казанда 28-30 августта “Казан сөлгесе” II халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы уздырыла. Ул гамәлгә куючылары һәм оештыручылары: Татарстан мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, “Сәйдәш” мәдәни үзәге тарафыннан – Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көненә туры китерелеп үткәрелә.
Бәйгегә 7 яшьтән алып балалар һәм олылар катнаша ала. Шулай ук фестиваль кысаларында мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган. Педагогларга һәм коллектив җитәкчеләренә сертификатлар тапшырылачак.
Тулырак мәгълүмат конкурс нигезләмәсендә.