tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исмәгыйль Шәрәфиев вафат…
Исмәгыйль Шәрәфиев вафат…

Исмәгыйль Шәрәфиев вафат…

«Татарстан яшьләре» газетасында күп еллар  баш мөхәррир булып эшләгән күренекле шәхес Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң вафат булды. Аңа 66 яшь иде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына газетаның баш мөхәррир урынбасары Атлас Гафиятов хәбәр итте.

Исмәгыйль Шәрәфиев 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа, 1973 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. “Татарстан яшьләре” газетында эшчәнлеген ул тәрҗемәче буларак башлый, аннары хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркатип, редактор урынбасары була. “Идел” журналының җаваплы сәркатибе булып эшли. 1990 елда “Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире итеп билгеләнә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәрхүмнең туганнары, якыннары һәм дусларының тирән кайгыларын уртаклаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*