Сафәр аеның 11 нче көнендә (7 сентябрь) Казанда «Ибн Фадлан» фильмының премьерасы узды. Картина XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды һәм яңа «Синема 5» кинотеатрында күрсәтелде. Картинаның премьерасын карарга теләүчеләр бик күп булу сәбәпле, тиз арада өстәмә зал ачылып, анда да «Ибн Фадлан» фильмын күрсәтү оештырылды. Фильмга карата кызыксынуның зур булуы аркасында, Казан халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясе «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмының башка көннәрдә тагын бер кат күрсәтеләчәген игълан итте. Шулай итеп, фестивальнең ачыш фильмын зур экранда 10 сентябрьдә 19:25 сәгатьтә «Синема 5» кинотеатрында берьюлы ике залда (2 һәм 6) карарга мөмкин булачак.
«Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы “Россия – ислам дөньясы” Стратегик караш төркеме заказы буенча Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды ярдәме белән Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелде.
Фильмны караганнан соң, «Синем 5» кинотеатрында фильмны төшерүчеләр белән иҗади очрашу булды. Татарстан мөфтие урынбасары, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, фильмның генераль продюсеры, кинокартинаның документаль өлеше буенча режиссер Айназ Мөхәммәтҗанов, нәфис постановкалар буенча режиссер Рәмис Нәҗмиев һәм баш рольне башкаручы, Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров тарихи фильм төшерүнең үзенчәлекләре турында сөйләде.
Эксперт буларак, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе, күпсанлы кинофильмнар режиссеры Илдар Ягъфәров та үз бәясен бирде. Ул мондый фильмнарны төшерүнең зур хезмәт булуын, “Ибн Фадлан”ның югары дәрәҗәдә искиткеч итеп эшләнгәнлеген ассызыклап, мондый проектларны History кебек каналлар да кабул итә алуын әйтеп, бу эштә катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде. Тамашачылар, аның фикерен куәтләп, озаклап кул чапты.
Айназ Мөхәммәтҗанов та, әлеге фильмны төшерүдә катнашучыларга рәхмәт әйтеп, аның катлаулы һәм бик кызыклы проект булганлыгын ассызыклады. Ул фильмның максаты – күңел ачу түгел, халыкны тарихыбыз белән таныштыру һәм агарту икәнлеген, шунлыктан бу фильмны төшергәндә документаль һәм нәфис постановкалардан торган хикәяләүгә өстенлек бирелүен әйтте.
Төп герой Зөлфәт Закировның Ибн Фадлан кебек зур рольләрне башкару тәҗрибәсе зур. Ул Казанда гына түгел, Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә фильмнарда төшкән. Ул “Ибн Фадлан” фильмының тиз арада төшерелүен һәм кызыклы булуын искә алды. “Төшерү төркеменә рәхмәт. Без проектта, бер организм булып, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек. Һәм үзебезнең максатыбызны ачык белдек”, – дип ассызыклады актер.
«Ибн Фадлан»ның нәфис фильм өлеше буенча режиссеры Рәмис Нәҗмиев картинаны төшерү кыенлыкларына тукталып, чыганаклар проблемасын билгеләп үтте. Ул вакыйгаларның никадәр элегрәк булган саен, аларны гәүдәләндерүнең катлаулы икәнлеген әйтте. 1100 ел элек булган хәлләрне чагылдырганда да, миллионлаган вариантлар каралуын һәм алардан кирәклесе сайланып алуын белдерде. Ул шулай ук фильмга инглиз һәм татар телләрендә субтитрлар салыначагын да хәбәр итте.
Фильм Багдад илчелеге составында Идел буе Болгарстанына килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юл язмаларына нигезләнгән. Илчелекнең килүе Идел Буе Болгарстанының 922 елда ислам динен рәсми дин буларак кабул итүе белән бәйле.
Картинада документаль һәм нәфис постановкалардан торган хикәяләү чиратлаштырыла. Документаль өлештә экспертларның әңгәмәләре һәм фикерләре китерелә. Фильмның консультантлары – Дәүләт эрмитажы директоры М.Б.Пиотровский, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты директоры А.К.Аликберов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Р.Р.Салихов, Россия Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре В.С.Кулешов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин, Биләр тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров һ.б. катнашты.
«Ибн Фадлан»ның нәфис фильм өлеше 921-922 елларның чынбарлыгын реконструкция рәвешендә тасвирлаган кадрлар һәм Ибн Фадлан, Алмыш хан һәм аларның даирәсендәге кешеләрнең рольләрен башкарган актерларның уеннарын тасвирлый. Массакүләм сәхнәләр һәм төрле эпизодлар өчен барлыгы 300дән артык актер җәлеп ителде. Фильм өчен 100 тарихи костюм тектерелде, 50 төрле реквизит әзерләнде. Алар арасында кылычлар, калканнар, сөңгеләр, хәрби киемнәр бар.
Фильм Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Төмәндә, Әстерхан өлкәсендә, Татарстан Республикасының Әтнә районында, шулай ук Үзбәкстанның Бохара һәм Хива шәһәрләрендә төшерелгән. Фильмның документаль өлеше өчен видеокадрлар күктән торып Казан, Болгар, Җүкәтау, Сувар һ.б. шәһәрләрдә ясалган. Фильм Эрмитажда, РФ Дәүләт тарихи музеенда, ТР Милли музеенда, Мәрҗани фондында (Мәскәү), Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгында, Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгында, Әлмәт картиналар галереясендә дә төшерелде.
“Ибн Фадлан” фильмы моңарчы Алабугада 2022 елның июлендә узган җәядән ату буенча традицион “Туган батыр” Бөтенроссия турниры, 21 августта Мәскәүнең Үзәк кинематографистлар йортында традицион Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре вакытында күрсәтелгән иде.