tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан Республикасында Муса Җәлил бюстын урнаштырачаклар
Казахстан Республикасында Муса Җәлил бюстын урнаштырачаклар

Казахстан Республикасында Муса Җәлил бюстын урнаштырачаклар

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәрендә.  Биредә герой шагыйрь Муса Җәлилгә бюст куелачак. Һәйкәлне урнаштыру урыны очраклы гына сайланмаган. Чөнки әлеге урам Муса Җәлил исемен йөртә.

Исегезгә төшерәбез, Кокшетау шәһәрендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә  25 августта бюст ачтылар. Һәйкәл өлкә китапханәсе һәм 2нче мәктәп арасындагы скверда урнаштырылган.

Бүгенге көндә Казахстан Республикасында Муса Җәлил исемен Нурсолтан, Алмата, Кокшетау, Төркестан өлкәсе Карасу авылларындагы урамнар йөртә. Казахстан башкаласында ел саен яшьләр арасында Җәлил иҗатына багышланган республика күләм конкурсы үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*