Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Бөтенроссия татар авыллары Сабантуен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә узган утырыш эшендә Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашты.
- Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе 2021нче елның 3 июлендә Мөслимдә узачак. 3 июль шимбә көнгә туры килә.
- Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе быел унберенче тапкыр оештырыла.