tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар зыялылары тәүге тапкыр Тукайның мәхәббәте Зәйтүнәнең каберен зыярәт кылды
Татар зыялылары тәүге тапкыр Тукайның мәхәббәте Зәйтүнәнең каберен зыярәт кылды

Татар зыялылары тәүге тапкыр Тукайның мәхәббәте Зәйтүнәнең каберен зыярәт кылды

Бүген Яңа татар бистәсе зиратында татар зыялылары тәүге тапкыр Тукайның мәхәббәте Зәйтүнәнең каберен зыярәт кылды.

«Бүген Габдулла Тукайның каберенә шагыйрьне искә алырга килдек. Быел тагын бер үзенчәлекле вакыйга булды: Зәйтүнәнең кабере табылды. Тукайның Зәйтүнәгә гыйшкы турында әсәрләрдән беләбез», — диде Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Зәйтүнәнең каберенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог Филүсә Арсланова тап булган. Кабер ташында Тукай шигыре дә язылган.

«Биредә зур җырчы Шәфика Котдусованың кабере. Ул 1946 елда Мәскәүдә үлеп, Казанга кайтарыла. Каберенә оныгы белән килеп, гел чистартабыз. Бер өч еллап шулай янәшәдәге Зәйтүнә Мәүледова каберен күреп йөрдем. Шул микән дип, өйрәнеп, былтыр Фейсбукка язып чыктым», — дип сөйләде Филүсә Арсланова.

Ул язучы Фатыйх Котлы белән быел 4 мартта кабергә килгәннәрен әйтте. «Фотоларга төшереп эшләдек, өйрәндек. Фатыйх Кутлу кабер табылды, дип язып чыкты. Хәзер каберне чистартырга, төзекләндерергә, ташын да яңартырга җыеналар», — дип белдерде Филүсә Арсланова.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*