2020 елның 1-8 август көннәрендә II «TAMGA» режиссерлар лабораториясе узды. Җиде көн эчендә Рәсәйнең төрле шәһәрләреннән килгән режиссерлар тамашачыларга 22 спектакль тәкъдим итте, алар шәһәрнең 7 театр мәйданында күрсәтелде: Камал театры, Кариев театры, Тинчурин театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, “Угол” иҗат лабораториясе һәм «WERK» арт-пространствосы.
Ун ел буена Камал театры әйдәп барган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивален быел Кариев театры оештырды. Тамашачылар һәм фестиваль кунаклары өчен быелгы җыен Казанга танылган театр режиссеры, күпсанлы дәүләт һәм театр премияләре лауреаты, Россиянең халык артисты Кама Гинкас килүе белән дә хәтердә калачак. Күренекле режиссер фестивальнең ачылу танатанасында да катнашты, «Һөнәр» фестивале кысаларында узган уку-укыту программасы нигезендә мастер-класс та үткәрде, тамашачы белән аерым зур очрашу да уздырды.
Кариев театрының Кече сәхнәсендә яшь режиссерларның эшчәнлегенә багышланган лекцияләр өч көн дәвам итте. «Һөнәр» фестиваленең программа директоры, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов яшь режиссерлар – «Алтын битлек»-2019 премиясе номинантлары турында сөйләде. Мәскәү яшь тамашачы театрының әдәби бүлек мөдире, РАТИ-ГИТИС чит ил театры тарихы кафедрасы укытучысы Владислава Куприна үз чыгышында яшь режиссерларның репертуар театр белән мөнәсәбәте мәсьәләсенә игътибар итте. Сәнгать белеме кандидаты, ГИТИС Россия театры тарихы кафедрасы профессоры Анна Степанова яшь режиссерның хәзерге театрдагы урыны мәсьәләсен калкытты. Екатеринбург Яшь тамашачылар театры директоры урынбасары, күп кенә театр лабораторияләре һәм фестивальләрнең кураторы, киносценарист, драматург Олег Лоевский үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, лабораторияләрнең төрләре, максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.
Фестиваль ахырында тәнкыйтьчеләр үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Владислава Дмитрий кызы Куприна: «Яшь режиссура фестиваленә хас булганча 11нче “Һөнәр” төрле, кыю, үзенчәлекле булды. Бу фестивальне аерым кысаларда карап булмый, чөнки биредә үз почергы, фикере булган яшь режиссерлар күп иде. Аларның кызыксынулары ни дәрәҗәдә киң булуы үзләрен ирекле итеп хис итүдә һәм телисе килгәнне эшләүдә күренде. Афишада заманча текстны ишетә белүче драматургның үз үлемен аңлаучы ике яшүсмер турында куйган «5 MM/H» спектакле бик кечкенә күренсә дә, бик зур һәм тирән, эксперименталь (пьеса авторы-Динә Сафина) булып чыкты. Шунда ук зур театрның зур сәхнәсендә совет драматургиясе классигы Володин пьесасы буенча куелган, яшь режиссер Айдар Җаббаровның «Санаулы кичләр» спектакле, рәссам Булат Ибраһимовның сокландыргыч пространствосында бик нечкә, җитди һәм тирән тоелды. Әлеге ике эш арасында – «5 MM/H» һәм «Санаулы кичләр» – фестивальнең бөтен амплитудасы урын алган.
Әлмәт театрыннан “Lady Газраил” спектакле режиссеры Илшат Мөхетдиновның Стивен Кинг романы буенча куелган эше, хоррор булса да, сәнгать иреге, рәссамның бүгенге заманда яшәеше мәсьәләләрен үз эченә ала. Ягъни, бик кызыклы сюжет артында яшь режиссерның иҗат иреге һәм рәссамны буа торган әйберләр турында җитди һәм кыю сүзләре ята. Әтнә театрының “Фронтовичка” спектакле зур әһәмияткә ия. Татар яшь тамашачы театрының «Сәлам, Актәпи!» һәм «Йомрыбаш» спектакльләре балалар белән югарыдан сөйләшү традициясен үзгәртә: алар балалар, яшүсмерләр белән заманча сөйләшәләр, пространство белән эшлиләр, шул исәптән импровизацияне, музыканы, рэпны кулланалар. Ике спектакль дә балалар белән үз телләрендә ышандырырлык итеп, тигез, горизонталь рәвештә сөйләшә, бу бик мөһим.
Әлбәттә, Казан спектакльләренә тиң Буа театрының “Иран конференциясе” спектакле гаҗәпләндерде. 18 мең кешелек шәһәрдәге театр югары дәрәҗәдәге эшләр күрсәтә. Биредә һәр роль төзелгән, һәр персонаж яхшы уйлап табылган, труппаның профессиональ дәрәҗәсе, шул ук вакытта текст эчендәге мәгънә үзгәртүче кыю һәм көтелмәгән борылыш җәлеп итә. Бу спектакльнең режиссеры Егор Чернышов һәм Раил Садриевны алкышларга гына мөмкин. Чехов исемендәге Сахалин Халыкара театр үзәгеннән яңа театр телен эзләүдә көтелмәгән эксперимент – автобустагы спектакль дә булды. Камал театрының яшь драматургларның өч пьесасы буенча искиткеч проекты –«Сишәмбе көн кич белән»дә күрсәтелгән бөтенләй өч төрле социаль тема бүгенге дөньяның бер өлеше буларак тамашачыга бик кызыклы. Шул ук вакытта антрактларда шигырьләр уку, музыка, татар сувенирлары сокландыра. Гомумән, миңа калса, фестиваль төрле булды, яшьләр фестивале нәкъ шундый булырга тиеш».
Исегезгә төшерәбез, «Һөнәр» фестивале 2009 елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды.
Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры.