tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисенең 1 нче Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисенең 1 нче Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисенең 1 нче Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барыгызны да чын күңелдән 1 нче Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Беренче май көнне без төрле һөнәр ияләренә, илебез үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннарына олы хөрмәтебезне һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Әлеге бәйрәм укытучыларны, табибларны, төзүчеләрне, игенчеләрне һәм башка бик күп һөнәр вәкилләрен берләштерә.

Данның төбе – хөрмәт, хөрмәтнең төбе – хезмәт, – ди татар халык мәкале. Халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, иҗади рухы һәм традицияләргә тугрылыгы киләчәктә дә билгеләнгән максатларга ирешергә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Кулы эш белгән, хезмәт сөйгән кеше беркайда да югалмый ул. Барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм яңа көчләр алып килсен. Дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы бәйрәмнәребезне тагын да ямьләндерсен. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                               В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*