Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләгән татар зыялыларының фикердәшләр клубы эшчәнлеген яңарта һәм әлеге оешма Илһам Шакиров исемен йөртәчәк. Клуб әгъзалары ай саен җыелышып төрле актуаль темаларга очрашып сөйләшергә җыена. Бу хакта Татар эшмәкәрләренең дөнья ассоциациясе җитәкчесе, Татар морзалары мәҗлесе вәкиле Фәрит Уразаев белдерде.
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында татар зыялылары Илһам Шакировны искә алды. Очрашу “Җиһан һәм Илһам” шигаре астында Илһам Шакировның туган көне уңаеннан узды.




 
					
				