tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Илһам Шакиров исемендәге татар зыялылары клубы эшли башлый
Казанда Илһам Шакиров исемендәге татар зыялылары клубы эшли башлый

Казанда Илһам Шакиров исемендәге татар зыялылары клубы эшли башлый

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләгән татар зыялыларының фикердәшләр клубы эшчәнлеген яңарта һәм әлеге оешма Илһам Шакиров исемен йөртәчәк. Клуб әгъзалары ай саен җыелышып төрле актуаль темаларга очрашып сөйләшергә җыена. Бу хакта Татар эшмәкәрләренең дөнья ассоциациясе җитәкчесе, Татар морзалары мәҗлесе вәкиле Фәрит Уразаев белдерде.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында татар зыялылары Илһам Шакировны искә алды. Очрашу “Җиһан һәм Илһам” шигаре астында Илһам Шакировның туган көне уңаеннан узды.

“Илһам Шакиров рухы халыкка хезмәт итәргә тиеш”, – тиеш дип саный клуб вәкилләре. Бүгенге очрашуда катнашкан татар зыялылары мәшһүр җырчыбыз рухына дога кылды, васыять итеп калдырган соңгы җыры – “Мәңгелеккә китеп барам” җырын тыңлады һәм төрле истәлекләре белән уртаклашты.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*