31 июльдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанда “Печән базары” фестивален уздыра.
Өченче ел рәттән оештырылган “Печән базары” быел зур фестиваль рәвешендә үтә.
“Печән базары” эчендә флеш-моб форматында ярминкә, шигъри слэм, “Исән!фест” рок-фестивале, “Уку паркы”, граффити-фест оештыралачак, “Кисекбаш” юл күрсәткече тәкъдим ителәчәк.
Үтеп баручыларга бүләкләр белән әдәби квест, кул эшләнмәләре ярминкәсе, Фаик Тагиров – татар шрифт рәссамы һәм конструктивисты күргәзмәсе (1906-1978), “Сабыйлар” балалар мәйданчыгы, әдәби фотозона, татар хәрефләреннән инсталляция, тәмле почмак, ирекле микрофон, төрле мастер-класслар булачак.
Чара барышында шулай үк яшь үсмерләр арасында бик популяр булган Гарри Поттер әсәренең беренче бүлегенең татарчага тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк. Быел “Печән базары” тулысынча үз асылына, 100 ел элек булган хәләтенә туры киләчәк ди оештыручылар.
Элек Печән базары Казан татарлары өчен мәдәни һәм иҗтимагый үзәк ролен үтәгән. Ул сату урыны гына түгел, ә Казан татарлары очрашып, күрешеп, бер-берсенә яңалыклар җиткерә торган җир дә булган.
XX гасыр башы – татар әдәбияты, театры чәчәк аткан һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай яшәгән, иҗат иткән чор. Казанда яшәүчеләр ул чор киемнәре, көнкүреше белән танышып һәм үзен тулысынча шул чор кешесе итеп хис итә алачак.
Ярминкә
Ярминкәдә Мәскәү, Казан, Уфа, Иҗау, Пермь, хәтта Балидан татар милли компонентлы тауарлар да булачак. Сәнгати эшләнмәләр, кул эшләре, шәмаилләр, заманлаштырылган татар киеме, заманча әдәбият, сирәк очрый торган китаплар һәм бик күп башка әйберләр – боларның барысын да ярминкәдә күрү генә түгел, ә сатып та алырга мөмкин булачак. Балалар өчен дә милли киемнәр тәкъдим ителәчәк.
Ярминкә барышында яшьләр көче белән татарларның милли үсеше чәчәк аткан чор – XX гасыр атмосферасы – яңадан тергезеләчәк. Казан халкы XX гасырның киемнәре, яшәү рәвеше белән таныша алачак, шулай ук үзләрен әлеге гасыр кешесе итеп тоярга менә дигән мөмкинлек булачак.
Ярминкә Мәрҗәни урамында Кабан күле буенда үтәчәк, ягъни күптән түгел тергезелгән Иске Татар бистәсендә, нәкъ менә шунда XX гасырда татар тормышы кайнаган да инде.
“Әлеге флешмобның мәгънәсе – чарада катнашкан һәр кешенең киемендә татар милли киеме элементлары булырга тиеш. Әгәр андый кием булмаса, аны ярминкәдә сатып алу мөмкинлеге булачак, чөнки бездә шәһәребезнең алдынгы дизайнерларыннан заманлаштырылган татар киемнәре, татар баш киемнәре киң аудиторияга тәкъдим итәләчәк”, – ди оештыручылар.
Уку паркы
“Печән базары” акциясе кысаларында “Уку паркы” проекты да оештырыла. Уку паркында татарча китаплар тезелгән киштәләр, һәм яраткан китапны утырып уку өчен уңайлы кресло-капчыклар куелачак. Шунда ук шигъри слэм һәм әдәби квест, яңа китаплар, шул ук исәптән Мәскәүдән дә презентация, сәнгатьле итеп шигырь уку, ирекле микрофон, викторина булачак. Ә җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Милли китапханәсе әзерләгән.
Слэм өчен “Калеб” иҗади төркеме җавап бирә. Слэм – шигъри көч сынашуның популяр форматы. Монда шигырьләрнең сыйфаты гына түгел, ә аларны башкару манерасы да зур роль уйный. Слэмда поэзия жанрыннан тыш проза, миниатюра, хип-хоп та каралган. Иң мөһиме: башкаручы яттан бары тик үз әсәрен укырга тиеш. Катнашучыларга I турда 1 минут вакыт бирелә, шигырь җиткерү формасы да авторның фантазиясенә бәйле. Бу турда реквизит һәм “ярдәмче”ләр кулланырга мөмкин. II турда исә авторлар өч минут дәвамында чыгыш ясый, гадәттә, бәяне сайлап алынган тамашачылар бирә.
Казанда Татар слэмы беренче тапкыр 2013 елда узды. Ул Халыкара туган тел көненә туры китереп үткәрелә. 31 июль көнендә узачак Слэмда беренче тапкыр татар һәм рус телле авторлар да көч сынашачак.
Шулай ук монда сирәк очрый торган татар китаплары букроссингы һәм әдәби квест оештырылачак.
Моның өчен Кабан күленең ярында татарча китаплар куелган киштәләр урнаштырылачак. Бу стеллажлар “Укы” дигән татар сүзе формасында булачак.
Букинист – иске китаплар коллекциясен туплаган Таһир Тайсин махсус Печән базары өчен үзенең коллекциясеннән 50 иң кызыклы һәм сирәк очрый торган китапларын алып киләчәк. Ә Мәрҗәни исемендәге Мәскәү фонды үзенең китапларын түбән бәядән сатачак.
“Кисекбаш” юл күрсәткече
Печән базары кунакларына әлеге акция өчен махсус эшләнелгән Кисекбаш юл күрсәткече тәкдим ителәчәк.
Юл күрсәткеч – Габдулла Тукайның “Печән базары, яки Яңа Кисекбаш” поэмасы мотивлары буенча эшләнелгән әдәби сукмак. Галимнәрнең фикеренчә, Кисекбаш турындагы поэма бик борынгы әсәр. Күп гасырлар буе әлеге китапны мәдрәсәләрдә укыганнар. Аны һәрбер йортта диярлек очратырга мөмкин булган. 1908 елда Тукай аны үзенчә үзгәртеп язган.
“Без дә шагыйргә кушылып поэмада сурәтләнгән юлларны үтәрбез”, – дип тәкъдим итә оештыручылар.
Туристик маршрут Микитин циркыннан башлап Печән базары, көфер почмагы, тәтәйләр рәте, Крестовниковлар йорты, Кабан күле аша, Су буе мәдрәсәсендә тәмамланачак.
Граффити-фест
Казан һәм Түбән Новгород стрит-арт рәссамнары Мәрҗәни урамының диварларын “гамь”, “калеб”, “рух”, “иҗат”, “заман”, “дәрт”, “күк”, “халәт”, “җан”, “тамыр”, “кыйбла”, “дәрья” һәм башка сүзләр белән бизәячәк. Бу фестта катнашыр өчен, Казанга махсус Түбән Новгород урам бизәүчеләре килә.
Фаик Таһировның татар конструктивизмы
Печән базары кысаларында рәссам-график Фаик Таһировның (1906-1978) күргәзмәсе дә оештырылачак. Таһиров – беренчеләрдән булып татар милли китап графикасына конструктивизм керткән кеше.
Таһировның күренекле нәшриятларда чыккан якынча 60 иҗади эше бар. Шулай ук ул 184 фәнни хезмәт тудырган, унга якын шрифтоведение (шрифтларның психофизиологиясен проектлау, ясау, эксплуатацияләү, язу графикасы һәм милли алфавитларны өйрәнү һәм алар нигезендә стенография, басма язу, җыелма типографик шрифтлар системасын барлыкка китерү) өлкәсенә караган фәнни эшләрне җитәкләгән.
Балалар мәйданчыгы
Балалар мәйданчыгын “Сабыйлар” балалар үзәге оештырачак. “Сабыйлар” – заманча татар телендәге 6 айдан алып 7 яшькә кадәр балаларны үстерү үзәге. Үзәктә автор методикаларыннан тыш Монтессори системасы һәм Железнованың Тукай теленә тәрҗемә ителгән “Әни белән музыка” программасы да кулланыла.
Балаларны тарихи квестта катнашып, викторинада җиңеп, бармак уеннарын өйрәнеп, кул һәм иҗат эшләре белән мавыгып, “Кисекбаш” белән экскурсиягә чыгып, спортта беренче булып, интерактив әкият тыңлап, сабыйлар белән биеп куңел ачарга һәм яңа дуслар табарга чакыралар. Милли киемдә килгән hәр балага “Сабыйлар” буләк тә вәгъдә итә!
“Сабыйлар” белән беррәтән аларның дуслары – “Үчтеки” авторлы үсеш методикасы һәм “Вельветовый Слон” кибет тә балаларның күңелен ачарга җыена.
Шунда үк “Музыка с мамой” методикасы белән Русия күләмендә танылган авторлар Железневларның күптән көтелгән һәм татарчага тәрҗемә ителгән дисклары да тәкъдим ителәчәк.
Тәмле почмак
Тәмле почмакта татар фастфуды “Түбәтәй”, “Татар чәе”, татар балы “Балдан”, борынгы рецеплардан эшләнгән ашамлыклар – талкан, казылык, чүпрәсез ипи башка милли ризыклар булачак.
Мастер-класслар
Барлык теләүчеләргә күп төрле мастер-класслар тәкъдим ителә: “Милли” татар чәчәкләр студиясе чәчәк бәйләме төзергә өйрәтсә, хна белән рәсем ясау (мехенди) серләрен белергә, каллиграфиягә өйрәнергә мөмкин булачак.
Шунда ук әдәби фотозона эшләячәк. Фотограф Энҗе Ибраһимова әдәби рухлы, романтик, сөйкемле фотолар тәкъдим итәчәк.
“Исән!fest” рок-фестивале
Камал театры каршындагы мәйданда җанлы татар музыкасы фестивале “Исән!fest” узачак. Казанның иң яхшы татар төркемнәре һәм музыкантлары, Башкортостан һәм Удмуртиядән кунаклар барсы да бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.
Татар эстрадасына параллель рәвештә инде берничә дистә еллар җанлы альтернатив музыка үсеп килә. Бу – рок, хип-хоп, акустика, джаз, этника. Татар музыкантлары көнбатыш агымнарын татар теле, татар көе аһәңе белән берләштерегә тырыша.
Программада – атаклы рэперлар “Ittifaq”, үзешчән опера җырчысы Артур Исламов җитәкчелегендәге “Alqanat” төркеме, панк-рокер Альберт Исмаил, коллаборацияләр остасы Рәдиф Кашапов, Казанның яңа инди һәм гараж рогы йолдызы Әскәр, Валерией Коротков һәм Радик Сәлимов җитәкчелегендәге “Alma” этно-проекты да бар.
Моннан тыш, фестивальдә башка регионнарда да туган телләрендә җырларга тырышучы төркемнәр чыгыш ясаячак. Бу – удмурт халык җырларын башкаручы Иҗаудан “Silent Woo Goore” һәм башкорт халык уен коралларын гитара, бас белән берләштерүче “Аргымак” төркеме.
Бер көн эчендә Иске татар бистәсе заманча татар мәдәнияте үзәгенә әйләнәчәк. Барлык мәйданчыкларда да яшьләр һәм Казанда яшәүчеләр өчен зур мәдәни чара булачак. Фестиваль Казанда Су спорты дөнья чемпионатына да туры китереп үткәрелә. Керү бушлай!
****
2013 елда бөек татар шагыйре Тукайның вафат булуына 100 ел тулу уңаеннан Дөнья татар яшьләре форумы 12 апрель көнне “Тукайның 100 еллыгы” акция-флэшмобын уздырган иде. Акция театральләштерелгән тамаша һәм “Печән базарын” үз эченә алды.
2014 елдагы “Печән Базары” Казандагы туристик сезонның ачылышы белән туры килде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Ялкын” журналы редакциясе белән берлектә аңа “Уку паркы” проектын да өстәде. Чарада катнашучыларга аерым дресс-код – XX гасыр башы шәһәр милли киеме кию тәкъдим ителде.
Гөлназ Бәдретдин