tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар батыры образы – “Туган Батыр” проекты буенча чираттагы киңәшмә узды
Казанда татар батыры образы – “Туган Батыр” проекты буенча чираттагы киңәшмә узды

Казанда татар батыры образы – “Туган Батыр” проекты буенча чираттагы киңәшмә узды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 1нче көнендә (7нче октябрьдә), Казанда татар батыры образы – “Туган Батыр” проекты буенча чираттагы киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Bulatov Group компаниясен гамәлгә куючыларның берсе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы җитәкчеләренең берсе, ТР грэпплинг федерациясе президенты Радик Абдрахманов катнашты. Очрашу җитәкчеләрнең үзара татар батыры образын булдыру һәм популярлаштыру буенча уртак хезмәттәшлек алып бару турындагы килешү кысаларында узды.

Радик Абдрахманов билгеләп узганча, “Туган Батыр риваятьләре” басмасы өчен Мәдәни инициативаларының Президент фонды грантын отуы хакында җиткерде. Проектның миссиясе: татар батыры образын торгызу, гаилә кыйммәтләрен һәм татар гаиләсенең традицияләрен ныгыту, гаилә башлыгы, әти, ул образын популярлаштыру, ә бу исә үз чиратында милли үзаңны гына түгел, күпмилләтле илебезнең мәдәниятен ныгытуга да ярдәм итәчәк.

“Туган Батыр риваятьләре” дип исемләнгән басма 2 форматта: иллюстрацияләр белән татар, рус, инглиз телләрендә китап рәвешендә һәм аудиоформатта чыгару ниятләнә.

Бүгенге очрашуда катнашучыларга Радик Абдрахманов әлеге проект буенча эш дәвам итүен һәм бренд-бук эшләнәчәген хәбәр итте һәм Туган Батыр логотипы буенча фикер алышырга чакырды. Логотип нигезенә Батыр, Лачын һәм Ат кертелгән. Фикер алышуда логотипка кертелгән персонажларның Туган Батыр белән бәйләнеше аңлатып үтелде һәм аны камилләштерү буенча фикерләр яңгырады.

Киләсе утырышны язучылар, рәссамнар, иллюстраторлар, әдәби тәнкыйтьчеләр катнашында үткәрү ниятләнә һәм әлеге этап өчен техник бирем төзеләчәк. Катнашучылар риваятьләр текстын әзерләү эшенә яшь белгечләрне җәлеп итү, махсус конкурс игълан итү буенча фикерләрен җиткерде.

“Туган Батыр риваятьләре” басмасы җәмгыятьтә гасырлар буенча татар халкында һәм гомумроссия җәмгыятендә формалашкан әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга һәм аларны үсеп килүче буында тәрбияләргә мөмкинлек бирер дип көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*