tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Равил Әхмәтшин «Россия буйлап сәяхәт» проекты кунаклары белән очрашты
Равил Әхмәтшин «Россия буйлап сәяхәт» проекты кунаклары белән очрашты

Равил Әхмәтшин «Россия буйлап сәяхәт» проекты кунаклары белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «Россия буйлап сәяхәт» проекты кунакларын һәм оештыручыларын сәламләде. Монда Россиядәге берничә төбәк, шул исәптән Татарстан да милли аш-суларын тәкъдим итә.

Равил Әхмәтшин татар аш-суларының илдә генә түгел, ә дөньяда да танылган булуын әйтте. Татарстанда уза торган халыкара ярышларда катнашучылар һәрвакыт республикадагы милли ризыкларның кабатланмас тәме турында әйтә, диде ул. «Бүген безнең ризыкларны беренче тапкыр татып караган, әмма әле Казанда булырга өлгермәгән кешеләрне кунакка көтәбез!», — диде Равил Әхмәтшин.

Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе җитәкчесе Зөфәр Гаязов та әлеге чарада катнашучыларны республикага кунакка чакырган.

«Россия буйлап сәяхәт» проекты «Туризм инфраструктурасы үсеше — 2021» Россия төбәкләре форумында булды. Чара 5-8 октябрьдә Мәскәүдә уза. Форум HoReCa индустриясе белгечләре өчен Россиядәге иң зур һөнәри чара — 24нче кунакчыллык индустриясе халыкара күргәзмәсе кысаларында үткәрелә.

tatmsk.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*