tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт техникумы укытучысы «Ел мастеры» конкурсында Татарстан данын яклаячак
Әлмәт техникумы укытучысы «Ел мастеры» конкурсында Татарстан данын яклаячак

Әлмәт техникумы укытучысы «Ел мастеры» конкурсында Татарстан данын яклаячак

Әлмәт политехника техникумының махсус дисциплиналар укытучысы Данис Миңнегалләмов «Ел мастеры» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында Татарстан данын яклаячак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

“Данис Миннигалләмов “Ел мастеры” конкурсының республика этабында җиңүче булды, – дип билгеләп үттеләр министрлыкта. – Финалда катнашучылар-производствога өйрәтү осталары, өч елдан да ким булмаган педагогик эш стажы булган, конкурсның региональ этабында җиңүче булган укытучылар”.

Конкурсның максаты-производствога өйрәтү буенча талантлы һәм инициативалы осталарны һәм укытучыларны ачыклау һәм бүләкләү, шулай ук педагог һөнәренең абруен күтәрү, иң яхшы педагогик тәҗрибәне тарату.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*