tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Казанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Казанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Татар дөньясы күренекле шәхеснең тууына 136 елны билгеләп үтә. Казанда бәйрәм чаралары иртәдән башланды. Башкаладагы Тукай һәйкәленә казанлылар, кунаклар чәчәкләр китерде.

Бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм башка дәүләт эшлеклеләре, язучылар, сәнгать әһелләре, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре салды.

Бәйрәм чаралары көн дәвамында узачак.

11:00 – Республиканың М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында әйдәп баручы артистлар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында бәйрәм концерты узачак. Концерт башында Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.

13:00 сәгатьтә Театральная урамында М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры янында Г.Тукай һәйкәле янәшәсендә ел саен үткәрелә торган шигърият бәйрәме узачак. 16: 00 Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театры каршындагы мәйданда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә йомгак ясау һәм гала-концерт узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*