tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә милләтебезнең энҗеләрен бүләкләделәр
Төмәндә милләтебезнең энҗеләрен бүләкләделәр

Төмәндә милләтебезнең энҗеләрен бүләкләделәр

22 апрель көнне Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә соңгы елларда югары күрсәтмәләргә ирешкән татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һәм туган тел буенча өлкә, региональ олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны бүләкләделәр.

Чара шәһәр мәдәният үзәге артистлары һәм 52 мәктәп укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән матур концерт программасы белән башланып китте.

Чараның төп өлешендә Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров, “Яшь буын ” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов, “Бәрәкәт” өлкә хәйрия оешмасы рәисе Мөнирә Хөснетдинова, 52 мәктәбенең директоры Алевтина Манкаева яшь буында туган телебезгә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләгән, телебезне саклау, үстерү өчен тырышып эшләүче Төмән өлкәсенең 16 этномәдәни компонентлы мәктәбеннән килгән укытучылар һәм укучыларга Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Аннары кунакларга Татарстан кинорежиссёры Илдар Ягафаровның “Исәнмесез” нәфис фильмын карарга тәкъдим ителде.

Рәүфә Кангазина
“Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*