tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Архангельск шәһәрендә Татарстанның милли сәнгатенә багышланган күргәзмә ачылды
Архангельск шәһәрендә Татарстанның милли сәнгатенә багышланган күргәзмә ачылды

Архангельск шәһәрендә Татарстанның милли сәнгатенә багышланган күргәзмә ачылды

Архангельск шәһәрендә «Татарстанның милли сәнгате» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә XIX–XX гасырлардагы зәркән сәнгате, күн мозаикасы, чигү, тукучылык, керамика һәм каллиграфия үрнәкләре тәкъдим ителде.

Чарада Архангельск шәһәре думасы вице-спикеры Рим Кәлимуллин да катнашты.

«Күргәзмәдә Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли галереясеннән 160 предмет тәкъдим ителә. Идел Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына барып тоташкан борынгы уникаль сәнгать әсәрләре белән танышырга чакырам. Күргәзмә 15 июльгә кадәр эшләячәк, шулай ук «Пушкин картасы» да гамәлдә була», – дип сөйләде Рим Кәлимуллин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*