tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда XV «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале һәм XXXVIII «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме уза
Казанда XV «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале һәм XXXVIII «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме уза

Казанда XV «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале һәм XXXVIII «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме уза

«Түгәрәк уен» – Россиянең төрле төбәкләрендә гомер кичерүче татарларыбызны бер сәхнәгә җыючы, һәр җирлекнең фольклор үзенчәлекләрен чагылдыручы искиткеч кыйммәткә ия бердәнбер фестиваль. Тәүге тапкыр 2010 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында уздырылып, инде традициягә әверелгән, үз тамашачысын, катнашучысын тапкан зур бәйрәм ул. Әлеге чара быел 15 тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасының Мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге тарафыннан оештырыла. Фестиваль кагыйдәләре буенча әлеге чара илебезнең төрле төбәкләрендә үткәрелгән булса, быел әлеге чарның форматы бераз үзгәрде. Россиянең төрле төбәкләреннән килүче фольклор коллективларын быел Татарстан Республикасының чиктәш районнары каршы алачак. Арча, Буа, Кукмара, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Яшел Үзән, Тукай районнарында иҗат коллективларын каршы алу, җирле ансамбльләр белән берлектә аларның концертларын оештыру бурычы куелды.

Быел РФнең 14 төбәгеннән (Киров өлкәсе, Краснодар крае, Омск өлкәсе, Премь крае, Башкортстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Саха Республикасы (Якутия), Чувашия Республикасы, Самара өлкәсе, Төмән өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе) барлыгы 24 иҗат коллективы һәм гармунчылар катнашачак.

«Түгәрәк уен» фестивале җыр-моң белән бүген традицион рәвештә оештырылган «Уйнагыз, гармуннар!» халык бәйрәменә кушылып китәчәк. «Уйнагыз, гармуннар!» – беренче тапкыр 1985 елда оештырылып, быел инде 38 нче тапкыр уздырылучы, чын мәгънәсендәге халык бәйрәме. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда корылган сәхнәдән дә, Бауман урамы буйлап Кремльгә чаклы сузылган парадтан да татар моңы, татар җыры яңгыраячак! Кремль яр буендагы сәхнәдә концерт дәвам итәчәк.

Бәйрәмдә көтеп калабыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*