tatruen
Баш бит / Слайдер / “Түгәрәк уен” фестивале “Кичке уен” белән дәвам итә
“Түгәрәк уен” фестивале  “Кичке уен” белән дәвам итә

“Түгәрәк уен” фестивале “Кичке уен” белән дәвам итә

Казанда “Түгәрәк уен” фестиваленең 2 нче көне бара. Кичә 14 төбәктән килгән 300гә якын кешене Татарстанның Арча, Буа, Кукмара, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Яшел Үзән, Тукай районнары каршы алды.

XV «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале бүген Ленин мәдәният йорты каршындагы паркта дәвам итте.

Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

– Татарстаннан читтә яшәсәгез дә, күңелегездә татар моңын саклап йөрткәнегез өчен сезгә зур рәхмәт! Карашыгыз һәрвакыт Татарстанга юнәлгән, алга таба да шулай булсын!, – диде ул.

Биредә татар биюе буенча мастер-класс һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 25 коллектив (209 кеше), барлык тамашачылар катнашында зур кичке уен узды. Кичке уенны Илмир Ямалов алып барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*