tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле милләттәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Республика көне ул – Татарстанның төрле диндәге, 170тән артык милләт вәкилен берләштергән олы бәйрәм. Бүгенге көндә безнең Россия һәм дөнья күләмендә горурланырлык уңышларыбыз, ирешелгән югары күрсәткечләребез, талантлы шәхесләребез, үзенчәлекле толерант йөзебез бар.

Бөек Тукаебыз әйткәнчә, “Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез”. Татарстанлылар арасында да һәр чорның үз батырлары булды, бүген дә бихисап куркусыз егетләребез алгы сафларда, алар арасында Россия каһарманы исеменә лаек булучылары да күп.

Дөньякүләм глобальләшү шартларында милли гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны һәм телебезне саклап калу мәсьәләләрендә дә кулыбыздан килгәнчә тырышабыз. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең башкалабыз Казанны, республикабызны рухи һәм тарихи ватан итеп танулары аеруча да шатландыра. Без кайда гына яшәсәк тә, безне бер үк максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Татарстаныбыз чәчәк атуы өчен тырышабыз.

Кадерле дуслар, бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, иминлек һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Татарстан көне белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*