26-28 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Бүген Казанга җыен делегатлары килә башлады. Әлеге минутларда алар регистрация узалар.
Бүген җыенының рәсми ачылышы узачак. Ачылыштан соң эшмәкәрләр төркемнәргә бүленеп дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашачаклар. Быел җыенга Россия Федерациясенең 48 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелачак.
Өч көнлек программада күргәзмә-ярминкә, пленар утырыш, шулай ук Татарстан Республикасының Тәтеш һәм Апас муниципаль районнарына бару планлаштырылган.