Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанга XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады
Казанга XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады

Казанга XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады

26-28 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Бүген Казанга җыен делегатлары килә башлады. Әлеге минутларда алар регистрация узалар.

Бүген җыенының рәсми ачылышы узачак. Ачылыштан соң эшмәкәрләр төркемнәргә бүленеп дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашачаклар. Быел җыенга Россия Федерациясенең 48 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелачак.

Өч көнлек программада күргәзмә-ярминкә, пленар утырыш, шулай ук Татарстан Республикасының Тәтеш һәм Апас муниципаль районнарына бару планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*