tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның 180нче гимназиясе «Авторучка» фильмы белән фестивальләрдә катнашырга ниятли
Казанның 180нче гимназиясе «Авторучка» фильмы белән фестивальләрдә катнашырга ниятли

Казанның 180нче гимназиясе «Авторучка» фильмы белән фестивальләрдә катнашырга ниятли

Казанның 180 нче күп профильле, полилингваль гимназиясендә «Авторучка» беренче татар балалар фильмының премьерасы узды. Директор Илдар Сәяхов рус, инглиз субтитрлары белән бу проектны кинофестивальләрдә тәкъдим итү нияте булганын әйтте.

2021 елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан иткән иде. Татар телендәге фильмның шул елда төшерелүе, шулай ук аның Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлануы игътибарга лаек. 2020 елда башланган төшерү эшләре коронавирус аркасында өзелеп торса да, гимназия коллективы 2021 елда эшне төгәлләде.

Гимназия директоры Илдар Сәяхов 2019 елдан гимназиянең җиһаз-җайланмаларын кулланып, киномәктәп эшли башлаганын искәртте. «Кинопедагогика белән кызыксына башладык. Кинематография — балаларны тәрбияләүдә тәэсирле, нәтиҗәле алымнарның берсе. Без кино үрнәгендә тәрбияләнәбез, өйрәнәбез», — диде. Директор кино идеясе өстендә эшләү, кино төшерү мәйданчыгында җанлы аралашуның шәхес формалаштыруда ролен билгеләп узды.

«Һәр бала шушы кызыклы юлны узды. Мин үзем дә фильмда катнаштым, үз-үземне уйнадым дисәм дә була. Фильм мәктәп җитәкчелеге, укучылар, укытучылар, ата-аналар коллективын бик берләштерде. Бу зур командалы эш бик зур кыйммәткә ия», — диде Илдар Сәяхов. Кино төшерү бер елга сузылган.

Кинорежиссер Нәсур Йөрешбаев фильм төшерү эшенә алынып, мәшәкатьләреннән курыкмаган гимназия директорына рәхмәтен җиткерде. «Күз алдыгызга китерегез: айфон, планшет, компьютер белән хыялланган балалар 52 елга артка, пионер чорына чигенергә тиеш иде. Берникадәр курку бар иде инде, чөнки балалар ул елларның мохитен белми бит, ләкин барысы да яхшы килеп чыкты, ул елларда Тимур командасы ниләр белән шөгыльләнгәнен дә белделәр», — диде.

«Мин балачагымда авыл клубында төрле кинолар карап үстем, гел балалар фильмы төшерү турында хыялландым. Аллаһ ишетте догаларны: 50 елдан бу теләк чынга ашты. Монда килүгә, Нәсур Андарович, нәрсә уйлап торасың: менә гимназия, менә балалар, дим үземә, ләкин акчасы юк иде. Аннары күмәк тырышлык белән шушы эшне башкарып чыктык», — диде Нәсур Йөрешбаев.

Гимназиягә фильмда катнашкан актер — Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Казан мәгариф идарәсе, республиканың Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, шәһәр думасы депутатлары килгән иде. ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Рәсимә Шәмсетдинова, кино проекты белән гимназия үзенең күп профильле булуын раслады, диде. «Сүзсез баш иясе килә сезнең алда. Бу фильм, татар телен ничек саклап калырга, балаларны телгә ничек җәлеп итәргә, дигән бик күпләр эзләгән шушы сорауларга җавап табарга булыша», — диде.

Рәсимә Шәмсетдинова фильмның эчтәлеге күңеленә хуш килгәнен әйтте. «Бөек Ватан сугышына 1950-1960 елгы балалар күзлегеннән карау, аны үзең аша үткәрү гаҗәп дәрәҗәдә тирән тәэсир итә торган үзенчәлекле факт. Режиссер иң нечкә урынны тоеп алган. Киләчәк буынны милләтебезгә файдалы итеп үстерү турында сөйләшәбез, гимназиянең шушы максатка омтылышта булуы сизелеп тора», — диде.

«Балалар үз туган телендә сөйләшеп, шушы вакыйгалар эчендә кайный, аларга инде агитация дә алып барасы юк. Сез башкарган бу эшнең нәтиҗәсе алдагы елларда күренәчәк. Сезнең шушы хезмәтегезне күрсеннәр, бәяләсеннәр. Игелекле булсын!» — дигән теләген җиткерде Мәгарифне үстерү институты вәкиле.

Милли белем һәм тәрбия эшләре буенча методист Раиф Зиннәтуллин Казан шәһәре Мәгариф идарәсе исеменнән рәхмәтен җиткерде. «Фильм төшерелә дигәч тә күңелем ышанмаган иде. Сез искиткеч зур эш башкаргансыз, ул әле һөнәр сайлауга да йогынты ясар. Башыннан ахырына кадәр мин елап карадым, балачак, яшьлегемне искә төшереп утырдым, балалар, укытучыларның табигый уйнавы күңелгә тәэсир итте. Бу фильмны төрле фестивальләргә тәкъдим итәргә кирәк», — диде.

Раиф Зиннәтуллин фильмны киңрәк аудиториягә күрсәтергә кирәк, дип саный. «Бөтен мәктәп директорларына, татар теле укытучыларына, Мәгариф министрлыгы, мэрия вәкилләренә дә күрсәтергә кирәк. Субтитрлары булгач, бик җайлы, башка милләт халкы да карый ала», — дип искәртте ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*