tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар оешмалары җитәкчеләре Орехово-Зуево шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музее белән танышты
Татар оешмалары җитәкчеләре Орехово-Зуево шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музее белән танышты

Татар оешмалары җитәкчеләре Орехово-Зуево шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музее белән танышты

Бүген Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә Үзәк Федераль округтагы татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев очрашты. Эшлекле очрашу тәмамлангач катнашучылар Орехово-Зуево шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Биредә музей җитәкчелеге мәртәбәле кунакларны тарихи фондлар белән  таныштырды.

Хәзерге вакытта музей фондларында 40 меңнән артык экспонат саклана, шул исәптән революция хәрәкәте тарихы буенча материаллар, танылган фабрикант һәм меценат Морозовларның текстиль мануфактураларын үстерүгә бәйле булган предметлар коллекциясе, Футбол тарихы, Сәламәтлек саклау культурасы буенча материаллар бар. Шулай ук музейда кием-салым, фарфор, нумизматика, плакатлар, көнкүреш әйберләре, сирәк китаплар фонды, бай фотофонд бар. Музей коллекциясендә XX гасырның 20 нче елларыннан бирле шәһәр рәссамнарының 800гә якын рәсеме дә саклана.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*