19нчы октябрь көнне Казанның “Ак калфак”лылары “Татарча диктант” акциясендә катнашты. Алар белән язган төркемдә иң яшь диктант язучыга – 12, иң олысына 93 яшь. Зөмәрә ханым, олы яшьтә булуына карамастан, башкалардан калышмыйча диктант язып чыкты. Чара оешкан төстә узды.
Рәхимә Арсланова,
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе