tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта Татар яшьләренең беренче форумын үткәрделәр
Түбән Новгородта Татар яшьләренең беренче форумын үткәрделәр

Түбән Новгородта Татар яшьләренең беренче форумын үткәрделәр

19 октябрьдә Түбән Новгород татарларының Беренче яшьләр форумы узды. Форумны Түбән Новгрод милли-мәдәни мохтарияте каршындагы Яшьләр оешмасы һәм Мәскәүдәге Түбән Новгород татарлары якташлыгы оештырды.

Түбән Новгород татарлары форумын оештыруда Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, шәһәр хакимияте һәм “Туган як” өлкә газетасы редакциясе ярдәм иткән.

Түбән Новгород һәм Мәскәүнең актив яшьләреннән тыш, форумда Дзержинск, Кстово һәм Түбән Новгородның башка районнарыннан яшь активистлар да катнашкан.

Форумда катнашучылар җирлекләрдә актив тормышка ашырыла яки эшләнмәдә булган үз проектлары белән чыгыш ясаган. Шулай ук татар активистлары “Татарча диктант” та да катнашкан.

Нижгарфорумның оештыру комитеты киләсе елда уртак чараны Мәскәүдә уздырырга карар кылган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*