Гимназиядә 15 төрле милләт вәкиле белем ала. Укучылар икенче чит тел буларак төрек телен өйрәнә, шулай ук немец, испан теле курслары да оештырылган.
–Гимназиядә төрле милләт балалары аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату яши. Җир шары – барлык халыкларның уртак йорты һәм без шул гүзәл планетабызда бер гаилә булып торабыз. Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын, – ди педагог-оештыручы Рафилә Нәҗмиева. –Телне бетерү өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Халыкның телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияты да, гореф-гадәтләре дә юкка чыга. Шуның өчен дә туган телебезне ярату, кадерләп саклау, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәрберебезнең изге бурычы.
Бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре үз традицияләре, тарихы җыр-моңнары белән таныштырды. Алар арасында төрек, әзәрбайҗан, монгол,үзбәк, таҗик гаиләләре дә бар.
Сәхнәгә чыккан кыргыз вәкилләре Жуманалиевлар Кыргызстан турында сөйләде. Монда 5000нән артык тарих һәм архитектура һәйкәлләрен очратырга мөмкин. Алар арасында Буран манарасы да, Гомәр Манасның мавзолее дә, Кен-Колҗа каберлеге дә бар. Җирле тормышның аерылгысыз гореф — гадәтләреннән берсе-кунакчыллык.
–Телләр белү милләтара дуслыкны ныгытырга да ярдәм итә. Шуңа күрә дустыңның туган телен дә, мәдәниятен дә үз туган телеңне, мәдәниятеңне яраткан кебек якын итәргә, хөрмәт итә белергә кирәк. Без Казанга узган ел күченеп килдек. Татарча аңлыйм, әмма әле сөйләшә алмыйм. Киләчәктә өйрәнермен дип уйлыйм. Фестивальдә катнашу өчен абыем Мәскәүдән кадәр кайтты. Ул җырлады, уен коралында уйнады. Казанга күченеп килгәч, беренче булып чәкчәк, өчпочмак кебек татар халкының милли ризыкларыннан авыз иттем, – ди 7 нче сыйныфта белем алучы Ажибек Жуманалиева.
Таҗикстанда дәүләт теле – таҗик теле. Шулай ук рус һәм үзбәк телләре дә киң таралган. Тажик халкының бүгенгесе һәм үткәне белән 10 нчы класс укучысы Әминә Жураева таныштырды.
Юсуфовлар гаиләсе исә Үзбәкстаннан Айшәгә 5 яшьтә чагында күченгән. “Әти-әниләрем татар. Нәселдә казахлар, башкортлар, үзбәкләр дә бар. Гимназиядә дус-тату яшибез. Монда милләтләргә бүлү дигән нәрсә юк. Дус булганда яшәве дә рәхәт, – ди 8 нче сыйныф укучысы Айшә.
Сәрия Мифтахова