Бүген Казанның Совет районының «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Балачак иле» шәһәр балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Чараның программасы Халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы темасына берләштерелгән номерлардан торды.
Быел Казанда өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнаша торган фестиваль 18 нче тапкыр узды. Район этапларында 6500 бала чыгыш ясады, аларның 33 балалар бакчасында тәрбияләнүче 226 сы фестивальнең йомгаклау этабына үтте, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Мәгариф идарәсендә.
Гала-концертта мәдәни үзәк сәхнәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар вокал номерларын күрсәттеләр һәм әти-әниләре язган шигырьләрен укыдылар. Балалар матур костюмнарда чыгыш ясады, ә аларның номерлары кызыклы сәхнә куелышлары белән үрелеп барды.
18 ел эчендә «Балачак иле» фестивале шәһәрнең җитди проектларының берсенә әйләнде. Ул сәләтле балаларга ярдәм итү, иҗатны үстерү, Россия халыкларының традицияләрен һәм мәдәниятен саклау һәм популярлаштыруга зур өлеш кертә.