tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә катнаша
Татарстан китап нәшрияты  «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә катнаша

Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә катнаша

Илебезнең төп әдәби вакыйгасы 3-6 июньдә Россия башкаласының үзәгендә узачак. Быел мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары яраткан зур әдәби бәйрәм җанлы форматта узачак һәм яңадан  язучылар, шагыйрьләр, китапханәчеләр, актерлар, музыкантларны һәм, әлбәттә, дистәләгән мең укучыны берләштерәчәк. Фестивальнең төп вакыйгаларының онлайн-трансляциясен миллионлаган тамашачы популяр интернет-платформалар аша карый алачак. Программада илнең танылган сәнгать, фәнни-популяр һәм балалар әдәбияты авторлары, әйдәп баручы театрлар һәм музыка коллективлары катнашында 400 дән артык чара каралган.

«Россия төбәкләре» мәйданчыгында Россия Федерациясенең 50 төбәгеннән наширләр җыела, алар арасында Татарстан китап нәшриятының киң ассортименты – 300 дән артык китап (2 мең данәдән артык) тәкъдим ителәчәк.  Нәшрият стенды «Россия төбәкләре» павильонының 16 нчы чатырында «Татарстан Республикасы/Татарстан китап нәшрияты» стенды, 16-17 урында булачак.

Биредә балалар китаплары, фәнни-популяр һәм тарихи басмалар, туган якны өйрәнү һәм сәнгать буенча китаплар, альбомнар сатып алырга мөмкин булачак. Экспозиция ассортиментында 2020/2021 еллардагы әһәмиятле нәшрият проектлары тәкъдим ителә:

– «Татарская национальная кухня» альбомы. Авторлары: Е. Л. Яковлева, Е. Л. Матвеева һ. б.,

– «Уелган бизәкләр» китап-альбомы. Авторы – Хәмит Латыйпов;

– «Становление искусства татарской рукописной и печатной книги XVII – начала XX в.» Авторы – Ф. Г. Ваһапова;

– «Урта гасырларда татарлар ничек яшәгән: көнкүреш тарихы» китабы. Төзүчеләре: Гыйбатдинов М. М., Мортазина Л. Р.;

– Ольга Иванованың «Великая Орда»» тарихи романы;

– Фаяз Хуҗин җитәкчелегендәге «Булгаро-татарские государства, знаменитые правители» тарихи басмасы;

– «Астрономик терминнарның рус-татар сүзлеге» һәм башкалар.

Нәни укучыларыбыз яратып өлгергән яңа басмалар да тәкъдим ителәчәк: «Идел буе халыклары әкиятләре», Г.Тукайның «Шүрәле» китабы, А. Алиш әкиятләре, «Рәсемле татар-рус тематик сүзлеге» (авт. Ф. Харисов, Ч. Харисова), шул исәптән, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылган Мәскәүнең «РОСМЭН» һәм Татарстан китап нәшриятының уртак проекты «Балалар энциклопедияләре» сериясеннән «Астрономия һәм космос», «Терек табигать», «Диңгезләр һәм океаннар», «Гаҗәеп хайваннар», «Футбол» китаплары.

Һәм бу тәкъдим ителәчәк китап ассортиментының бер өлеше генә. Татар әдәбиятын яратучыларны елның әһәмиятле әдәби вакыйгасына чакырып калабыз!

Фестивальгә керү ирекле. Эш вакыты: 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*