tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нефтеюганск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез “Төнге китапханә” акциясенә кушылды
Нефтеюганск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез “Төнге китапханә” акциясенә кушылды

Нефтеюганск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез “Төнге китапханә” акциясенә кушылды

Бу төнне Нефтеюганск шәһәре иҗтимагый оешмалары татар, башкорт, чуваш, мордва халкы милли-мәдәни чараларда катнашты. Төрле милләт кешеләрен бер-берсенең гореф-гадәтенә булган кызыксыну берләштерде. Күңел ачу чаралары белән бергә, милли ризыклар да әзерләнгән иде. Китапханә ул көнне яңа дусларга баеды.

Нефтеюганск шәһәре «Юрүзән» татар – башкорт оешмасы рәисе Зөлфия Шаймуловна Муратшина:

“Тиздән “Сабантуй”лар якынлаша. 18 июнь “Сабантуй” бәйрәмен уздырачакбыз. Нефтеюганск халкын бераз гына милли бәйрәмебез белән таныштыру ниятеннән без бу чарада “Сабантуй” күренешләрен күрсәттек. Килгән кунакларга “Сабантуй” бәйрәменең тарихы, аның үткәне, милли гореф – гадәтләребез, йолаларыбыз турында сөйләдек. Милли ашларыбыз белән таныштырдык. Чара бик күңелле үтте”.

Сургут татарлары

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*