tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның “Шамил” мәдрәсәсенә – 10 ел
Казанның “Шамил” мәдрәсәсенә – 10 ел

Казанның “Шамил” мәдрәсәсенә – 10 ел

“Шамил” мәдрәсәсенең төзелү тарихы

«Казан Нуры» мәчете 1999 елда ачылганнан соң мәчетнең башкарма органы рәисе Шамил хәзрәт Исхаков һәм мәхәллә кешеләре мәдрәсә бинасын төзү турында кайгырта башлыйлар. Башта алар Казан шәһәре хакимияте башлыгына төзелеш өчен кишәрлек сайлау һәм «Казан Нуры» мәчете янында мәдрәсә бинасын урнаштыру урынын алдан килештерү үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. Әлеге мөрәҗәгатькә җавап итеп Казан шәһәре хакимияте башлыгының 2005 елның 13 июлендә 1608нче номерлы «Әмирхан урамында объектны урнаштыру урынын алдан килештерү турында» карары чыга. Әлеге карар нигезендә 0,216 га мәйданлы җир кишәрлеге бүлеп бирелә.

Төзелешкә рөхсәт алынгач, төзелеш эшләре башлана. 2006 елның сентябрь-октябрь айларында мәдрәсә бинасына нигез салына. Нигез салу белән Валерий Гайсеевич шөгыльләнә. 2007 елның җәендә Шамил хәзрәт Исхаков Мари Эл Республикасыннан мәдрәсә бинасы өчен агач бура китертүне оештыра. Аны Җ.Н.Сәфәргалиев һәм Н.А.Мостафин алып кайталар. Китерелгәннән соң бура мәдрәсә территориясендә 1 елга якын ята, шуның нәтиҗәсендә бүрәнәләр кара төскә керә. Шуннан соң Шамил хәзрәт Мари Элдан эшчеләр бригадасын чакыра, эшчеләр бүрәнәләрне чистарталар һәм 2008 елның яз-җәй айларында мәдрәсә бинасы бурасын күтәрәләр. 2008–2011 елларда бураның нык утыруы сәбәпле, беренче эш итеп ниргәләр арасын мүкләү оештырыла, мәчет һәм мәдрәсә өчен аерым канализация үткәрелә, идәннәр һәм түшәмнәр түшәлә, тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырыла, бүлмәләр классларга бүленә.

Мәдрәсә бинасын төзүдә Шамил хәзрәт Исхаков зур һәм бәяләп бетергесез роль уйный. Ул бинаны һәм эчке бүлмәләрне планлаштыру, төзелеш эшләрен контрольдә тоту белән турыдан-туры шөгыльләнә һәм җитәкчелек итә. Түбә ябучыларны эзли, үзе түбә өчен металл сатып ала, кайвакыт базардан үз машинасында чыбыклар һәм төзелеш материаллары алып кайта. Көн саен, ә кайвакыт көненә берничә тапкыр, мәдрәсәгә керә һәм төзелешнең барышын күзәтә. Төзелештә башкарылган барлык эшләр аның белән тулысынча килештерелә. Шулай ук төзелеш материаллары һәм башкарылган эшләр өчен акчаны Шамил хәзрәт түли.

2011 елның 6 февралендә Шамил хәзрәт вафат булганнан соң мәдрәсәгә аның хөрмәтенә «Шамил» исеме бирергә карар кылына. Аның эшен улы Камил Шамил улы Исхаков дәвам итә. Башта ул «Казан Нуры» мәчетенең Попечительләр Шурасы рәисе булып тора, ә 2015 елда «Казан Нуры» мәчетенең Мәхәллә Шурасы рәисе итеп сайлана.

Камил Шамил улы Исхаков, әтисенең: “Улым мәчет һәм мәдрәсәне кара” дигән васятенә нигезләнеп, әтисе төзегән мәчет һәм мәдрәсәне үз карамагына ала. Иң беренче эш итеп мәчетне төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә башлый. Соңыннан мәдрәсә проблемаларын хәл итүгә дә керешә. Мәдрәсә бинасы проектсыз төзелгәнлектән, башта проект ясала.

Мәдрәсә проекты эшләнгәннән соң, бинада төзелеш эшләре җәелдерелә. Эш күләме шаккатыргыч: мәдрәсәнең ике ягында монолит тимер-бетон янкормалар төзелә, анда керү ишекләре, санитария төйнәлешләре һәм баскычлар урнаша; Әмирхан урамы ягыннан мәдрәсәгә үзәк керү урыны белән фойе төзелә; түбә, электромонтаж һәм санитария-техник монтаж эшләре, бүлмәләрнең эчке эшләре башкарыла, җылылык челтәрләре, суырткычлар җиһазландырыла. Шул ук вакытта, барлык шәһәр төзелеше, янгын сүндерү һәм санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү, закон таләпләрен исәпкә алу таләп ителә. Эшләнгән эшләрнең масштабы киң колачлы була.

2013 елның июленә мәдрәсә бинасының эчке эшләренең төп өлеше тәмамлана, уку йорты территориясе төзекләндерелә. Мәдрәсә бинасы уку-тәрбия процессын оештыру өчен әзер була.

“Шамил” мәдрәсәсенең эшчәнлеге

Мәдрәсә үз эшчәнлеген аның бинасы төзелеше тәмамланганнан соң, 2013 елның сентябрендә «Динне укыту һәм дини тәрбия курслары (яки мәчет каршындагы курслар)» юнәлеше буенча башлангыч мөселман дини укыту учреждениесе буларак башлый. Мөселман дини белем бирүнең әлеге баскычы мөселман мәхәлләләре (мәчетләр) каршында оештырыла. Мәдрәсә Ислам турында башлангыч белем бирә.

Мәдрәсәдә уку-укыту процессы түбәндәгечә оештырылган:

– уку елы сентябрьдән майга кадәр дәвам итә;

– мәдрәсәнең эшчәнлеге көн саен сәгать 08.30-дан сәгать 20.00-гә кадәр, ял көннәрсез (гыйнвар аенда кышкы каникуллардан яки бәйрәм көннәреннән тыш) алып барыла;

– ир-атлар, хатын-кызлар, 2–6 яшьлек балалар, 7–17 яшьлек малайлар, 7–17 яшьлек кызлар төркемнәре укый.

1. Балалар төркемнәре

(2–17 яшьлекләр)

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр (2–6 яшьлекләр);

Мәктәп балалары (7–10 яшьлекләр);

Үсмерләр (11–17 яшьлекләр)

2. Өлкәннәр төркемнәре (18 яшьтән) Ирләр төркемнәре;

Хатын-кызлар төркемнәре

 

Мәдрәсәнең 2013 елның сентябреннән 2023 елның июненә кадәрге эшчәнлек чорында укучы төркемнәр һәм укучылар санының тотрыклы үсеше күзәтелә, 2020 елның мартында иң югары күрсәткечкә ирешелә, ул чакта укучы төркемнәр саны – 124 кә, тыңлаучылар саны – 1119 кешегә, укытучылар саны 40 кешегә җитә. Әлеге күрсәткечләр коронавирус пандемиясе таралу һәм кешеләрнең үз-үзләрен самоизоляция зарурлыгы сәбәпле 2020 елның апрелендә үзгәрешләр кичерә – төркемнәр һәм укучылар саны шактый кими. Әлеге шартларда кайбер төркемнәр онлайн-укуга күчәләр. Бу үзгәрешләрнең динамикасы түбәндәге таблицада чагыла:

Уку елы Уку елы ахырына төркемнәр саны Уку елы ахырына укучылар саны
2013/2014 40 466
2014/2015 62 729
2015/2016 73 831
2016/2017 85 849
2017/2018 113 943
2018/2019 121 1029
2019/2020 123 1119
2020/2021 98 698
2021/2022 102 736
2022/2023 115 882

 

2015 елның маеннан хәзергәчә мәдрәсәне якынча 1 270 тән артык кеше тәмамлый.

«Шамил» мәдрәсәсендә дингә өйрәтү һәм дини тәрбия бирү түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла:

1) Өйрәтү курсларын оештыру. Бу юнәлеш үзәк урынны били. Алар 9: «Ислам һәм гарәп теле нигезләре» (өлкәннәр өчен), «Ислам нигезләре балаларга» (3–16 яшьлек балалар һәм үсмерләр өчен), «Гарәп теле» (өлкәннәр өчен), «Гарәп каллиграфиясе» (өлкәннәр өчен), «Иске имлә» (өлкәннәр өчен), «Махраҗ» (гарәп бугаз хәрефләрен һәм сузык авазларын артикуляцияләүгә өйрәтү) (өлкәннәр өчен), «Коръәнне тулысынча укып чыгу (хәтм)» (өлкәннәр өчен), «Мәрхүмне соңгы юлга озату йолалары» (өлкәннәр өчен кыска вакытлы курслар), «Тәһарәткә һәм намазга өйрәтү» (өлкәннәр өчен кыска вакытлы курслар).

2) Түгәрәкләр оештыру. Максаты – укучыларны татар халык һөнәрләренә җәлеп итү, шул ук вакытта кул эшләре осталыгы күнекмәләрен үзләштерүдә генә түгел, ә рухи яктан да камилләшү, моңа Ислам нигезләре турында белем алу, мөселманнарның үзара аралашуы һәм мәдрәсә мохите аша ирешелә.

3) Чаралар, шул исәптән конкурслар, викториналар, ярышлар һәм бәйгеләр, экскурсияләр уздыру. «Шамил» мәдрәсәсендә мөселман бәйрәмнәре, кичәләре һәм истәлекле вакыйгалар белән бәйле,  Ислам тарихы, татар халкы, татар-мөселман мәдәнияте тарихы, татар мөселман галимнәренең, танылган шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты буенча чаралар уза. Шулай ук, бәйгеләр, ярышлар һәм күргәзмәләр уздыруга зур әһәмият бирелә.

4) Балалар мөселман җәйге лагерын үткәрү. Алар белем бирү-сәламәтләндерү максатларында 5–12 яшьлек балалар өчен оештырыла.

«Шамил» мәдрәсәсендә үз укытучылары арасында да, Татарстан Республикасының мәчет каршындагы курслар укытучы-коллегалары арасында да белемнәрне камилләштерүгә зур игътибар бирелә. 2015–2019 елларда аның нигезендә мәчет каршындагы курслар укытучылары өчен биш республика семинары уздырыла («Мәчетләр каршындагы курсларда Ислам гакыйдәсен укыту проблемалары» (2015, 26.02), «Мәчетләр каршындагы курсларда Ислам хокукын (фикһ) укыту проблемалары» (2016, 26.03), «Мәчетләр каршындагы курсларда Ислам тарихын укыту проблемалары» (2017, 30.03), «Мәчетләр каршындагы курсларда әхлак укыту проблемалары» (2018, 28.03), «Мәчетләр каршындагы курсларда Коръән белән бәйле предметларны укыту проблемалары» (2019, 20 – 21.03)). Семинарларда, шул исәптән «Түгәрәк өстәл» форматында да, Ислам фәннәрен укыту методлары һәм булган проблемалар яктыртыла, динне укыту һәм тәрбия эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашалар, күргәзмә материаллар һәм уку әсбаплары белән танышалар, ачык дәресләр күрсәтелә.

2021 елның октябреннән «Шамил»  мәдрәсәсе нигезендә Россия ислам институтының (Казан шәһәре) Дини оешмалар хезмәткәрләренең һәм уку йортлары укытучыларының квалификациясен күтәрү үзәге тарафыннан өстәмә һөнәри белем бирү «Дини оешмада дингә өйрәтү һәм дини тәрбия бирү» программасы буенча мәчет каршындагы курслар укытучылары өчен 60 сәгатьлек белем күтәрү курслары үткәрелә.

“Шамил” мәдрәсәсенең белем бирү базасы

Мәдрәсәгә кергәч тә кешеләрне мәдрәсәнең музей экспозициясе каршылый. Ул 11 стенд һәм төрле экспонатлар куелган 9 витринадан тора. Музей экспозициясе 3 өлештән тора: 1 өлеш. Ислам нигезләре. 1. Коръән һәм Сөннәт – Исламның беренчел чыганаклары. 2. Пәйгамбәрләр – Аллаһның кешеләргә олугъ рәхмәте. 3. Исламның нигезләре. 2 өлеш. Татар халкы тарихында һәм мәдәниятендә Ислам. 1. Идел буе Болгарстанында Ислам. 2. Казан ханлыгында Ислам. 3. Татар-мөселманнар Россия империясе составында. 4. Мөселманнар һәм Совет хакимияте. 5. Хәзерге Татарстанда Ислам. 3 өлеш. «Казан Нуры» мәчете һәм «Шамил» мәдрәсәсе. 1. «Казан Нуры»  мәчете. 2. «Шамил» мәдрәсәсе.

Мәдрәсәдә барлыгы 11 уку бүлмәсе бар, аларда берьюлы 208 кеше белем алырга мөмкин. Бу бүлмәләрнең күбесе кабинет буларак җиһазланган.

Мәдрәсәнең беренче катында, музей экспозициясеннән тыш, 7 уку кабинеты һәм Ислам китапханәсе урнашкан: Әхмәтһади Максуди исемендәге Ислам хокукы (фикһ) кабинеты (1 нче кабинет); Габденнасыйр Курсави исемендәге Коръән Кәрим кабинеты (2 нче кабинет); Ризаэтдин бин Фәхретдин исемендәге Ислам әхлагы кабинеты (3 нче кабинет); Әхмәт ибн Фадлан исемендәге Ислам тарихы кабинеты (4 нче кабинет); Мөхлисә Буби исемендәге гарәп теле кабинеты (5 нче кабинет); Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам гакыйдәсе кабинеты (6 нчы кабинет); Татар-мөселман тарихы һәм мәдәнияте музее кабинеты (өлкәннәр өчен) (7 нче кабинет).

Уку кабинетлары танылган татар дин галимнәре исемнәре белән аталган (Ибн Фадлан исемендәге 4нче кабинеттан һәм 7нче кабинеттан тыш), Ислам диненә караган предметлар турындагы стендлар һәм плакатлар, Коръән Кәримнең Казан һәм Мәдинә басмалары, Коръән тәфсирләре куелган китап шкафлары белән җиһазландырылган.

Галимҗан Баруди исемендәге Ислам китапханәсенең фонды 900 данәгә якын китаплар белән тупланган.

Мәдрәсәнең икенче катында намаз залы, уен бүлмәсе, этнографик почмак, шулай ук балалар төркемнәрендә укыту өчен 6 уку классы урнашкан, шулардан 4 класс кабинетлар буларак җиһазландырылган: Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге Ислам әхлагы кабинеты (9 нчы кабинет);  Каюм Насыйри исемендәге татар-мөселман тарихы һәм мәдәнияте кабинет-музее (балалар өчен) (10 нчы кабинет); Батырша исемендәге Ислам тарихы кабинеты (12 нче кабинет); Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге Ислам гакыйдәсе кабинеты (13 нче кабинет);  «Әбием сандыгы» этнографик почмагы (намаз залы).

Мәдрәсәне мөдир җитәкли, мөдирнең ике (олы яшьтәге төркемнәр һәм балалар төркемнәре өчен җаваплы булучы) урынбасары бар  һәм методист. Бүгенге көндә мәдрәсәдә 44 мөгаллим-мөгаллимә олы яшьтәгеләргә һәм балаларга дингә өйрәтү һәм дини тәрбия бирү курсларында белем бирәләр. Аларның барысы да дини белемле (мәдрәсәне бетергән һәм диплом алганнар) һәм югары яисә урта профессиональ дөньяви белемле.

Чыганак: dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*