tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каратун җирле депутатлары балаларны сөендерде
Каратун җирле депутатлары балаларны сөендерде

Каратун җирле депутатлары балаларны сөендерде

Яңа ел – сихри вакыт. Күңел ниндидер могҗиза көтә. Бәйрәмне аеруча балалар бик көтеп каршы ала. Яңа ел бәйрәме уңаеннан, Каратун җирле депутатлары да балаларга шатлык өләшкән. Депутатлар Каратун, Свияжный, Заготзерно бистәләрендә, Морзалар авылында яшәүче, әтиләре махсус хәрби операциядә булган мәктәп яшендәге 11 балага Яңа ел күчтәнәчләре тапшырган.

“Сабыйларны шатландыру – изге һәм саваплы эш. Бүгенге көндә җирлегебездән 20 ир-ат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Аларның мәктәп яшендәге 11 баласы бар. Без Каратун җирлеге депутатлары да үзара сөйләшеп, киңәшләштек тә, асыл ир-атларыбызның балаларын сөендерергә булдык. Күчтәнәчләр әзерләп, изге теләкләр аша балаларга тапшырып кайттык. Балалар бик шатланып кабул иттеләр, – дип хәбәр итте Каратун авыл җирлеге башлыгы, җирле депутат Радик Исмәгыйлев.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*