Февральдә эшли башлаячак “Ачык университет” белем бирү проектының лекцияләре 90 процентка татар телендә алып барылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, проектның кураторы Айрат Фәйзрахманов “Татар-информ”га үзе хәбәр итте.

Әлеге курс утыз дәрестән тора. Ул 9 февральдән алып ике ай буе дәвам итәчәк. Дәресләрне татар тарихчылары Дамир Исхаков, Фаяз Хуҗин, Аскар Гатин һәм башкалар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм шимбә – Пушкина урамы, 54 йортта алып барачаклар.
“Киләчәктә этнология, медиа, блоггинг, театр һәм башка темаларга лекторий әзерләргә планнар бар”, – ди Айрат Фәйзрахманов.
Курс тулысынча түләүсез.
Айдар Әхмәдиев