tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каенсар авылының бәхетле парлары
Каенсар авылының бәхетле парлары

Каенсар авылының бәхетле парлары

Әтнә районының кечкенә генә Каенсар авылында 3 пар 80 яшьтән узып, чөкердәшеп яшәп ята. Алар артыннан килүче 70 яшьне узган парлар да шактый.

Авыл зур түгел, бүгенге көндә 25 йортта гына тормыш кайный. Поста йортлар шактый. Хәер, монысын “Ни хәл яшисең, авыл?” рубрикасына язу дөресрәк булыр, ә биредә, мәрхүм коллегабыз һәм хәбәрчебез Гомәр абый Шакиров әйтмешли, сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, тигез гомер итүче бәхетле парларны искә алыйк.

Гөлбану һәм Равил Лотфуллиннар турында газетада язганыбыз бар инде. Бәхетле пар 62 ел дәвамында 5 баланың, 10 оныкның һәм 14 онык­чыкның сөеклеләре буларак гомер итә. Кызганычка каршы, өлкән уллары 50 яшендә вафат булды. Үзләре исә, бүгенге көндә туксанны ваклап яталар: 87 һәм 88 яшьләрен тутырдылар. Балалары, оныклары еш кунакка кайтып, хәлләрен белеп торалар.

– Бәхетле без. Раббыбыз тазалык-сәламәтлектән, тынычлыктан, бүгенге тормыш муллыгыннан ташламасын. Шөкер, балалар, оныклар, оныкчыклар бәхетенә ирешә алдык. Бик куанып яшибез, – диләр.

Шәгъвәнә һәм Вәзыйх Салиховлар да 57 ел буе бәхетле гомер итәләр. Гаилә башлыгы күмәк хуҗалыкның данлыклы тракторчысы саналды. 32 ел трактор руле борды. Бу чорда 4 төрле тракторда эшләргә өлгерде. Әле дә кайвакыт: “Синең машинаңның шул җире дөрес эшлиме ул? Тавышына караганда болайрак тиеш”, ише сүзләр әйтеп шаккатыра. Салиховларның да уллары һәм оныклары бу нигезгә эзне суытмыйлар. Сүз уңаеннан шунысы да билгеле булсын, күптән түгел генә билгеле шәхес – язучы Ринат Мөхәммәдиев белән кодалашты алар.

– Тигез гомер итү өчен бер-береңне хөрмәт итеп яшәү кирәк, – дип елмаялар.

Җәй көне 83 яшьләрен каршылаучы күршеләремә еш кереп-чыгып йөрим. Аларның бәхетле, түгәрәк гаилә булып яшәүләренә куанам.
Наилә һәм Нәкыйп Шәриповларның да уртак гаилә корып яши башлавына февраль аенда 60 ел була. 82 һәм 84 яшьләрен тутырды алар. Районда Наилә абыстайны белмәүчеләр сирәктер. Безнең якларда дини укуларны да беренчеләрдән булып ул башлап җибәрде. Хәзер аның изге эшен күп санлы шәкертләре дәвам итүгә ихлас шөкер итә. Җәмәгате Нәкыйп абый 38 ел буе тракторчы булып эшләде. Пар канатлар булып яшәп, 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә балаларының һәрберсе үз гаиләсен булдырып, куанып яшәп ята. 12 оныкның, 4 онык­чыкның яраткан дәү әнисе һәм дәү әтисе алар.

Яшьләргә киңәшебез шул – гаилә тормышында иң күркәм һәм кирәкле сыйфатның сабырлык булуын онытмасыннар иде. Балаларга миһербанлы, әти-әни­гә игелекле булу – тигез гомер итүнең төп чыганаклары, – диләр.

Хәмит Бадиков
atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*