Диния Нәзарәтнең голамәләре һәм шәригать белгечләре Казанның “Зәңгәр” мәчетендә кызыксынучылар өчен ислам буенча тирәнтен дәресләр бирә башлады. Кичке дәресләр көн саен уздырыла, керү – ирекле һәм бушлай. Һәр якшәмбе көнендә мөселманнар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә очраша ала. Ул Имам Раббаниның «Мактубат» хезмәте буенча дәрес бирә.
Казанның “Зәңгәр” мәчете Сара Садыйкова урамы, 8/19 йорт адресы буенча урнашкан. Һәр дәрес якынча 1 сәгать дәвам итә. Моннан тыш, Инстаграм социаль челтәрендә мәчетнең @zangar_masjid аккаунтында һәр дәреснең туры эфиры оештырыла. Лекцияләр түбәндәге тәртиптә укыла:
- Дүшәмбе:
«Гакыйдә әт-Тәхавия» (ТАҖИК ТЕЛЕНДӘ)
18:30
Остаз: Идрис хәзрәт Киёмов
- Сишәмбе:
Галимҗан Барудиның «Кырык хәдисе»
18:30
Остаз: Нурислам хәзрәт Вәлиулла
- Чәршәмбе:
«Нур әл-идах» (хәнәфи фикъһе)
18:30
Остаз: Булат хәзрәт Мөбарәков
- Пәнҗешәмбе:
Гакыйдә
18:30
Остаз: Әхмәд Әбү Яхъя
- Җомга:
«Аллаһка якынаю этаплары»
18:30
Остаз: Булат хәзрәт Мөбарәков
- Шимбә:
Тәҗвид буенча практик курс (башлап өйрәнүчеләр өчен)
17:30
Остаз: Әхмәд хәзрәт Ибраһимов
- Якшәмбе:
1. Тәҗвид буенча практик курс (башлап өйрәнүчеләр өчен)
17:30
Остаз: Әхмәд хәзрәт Ибраһимов
2. Имам Раббаниның «Мактубат»ы
Ястү намазыннан соң
Остаз: ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин
Белешмәләр өчен телефон: +8 800 222 7676 (эш көннәрендә 10:00-16:00); @AbuYahya_pro (телеграм)