tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның “Зәңгәр” мәчетендә голамәләр кичке дәресләр бирә
Казанның “Зәңгәр” мәчетендә голамәләр кичке дәресләр бирә

Казанның “Зәңгәр” мәчетендә голамәләр кичке дәресләр бирә

Диния Нәзарәтнең голамәләре һәм шәригать белгечләре Казанның “Зәңгәр” мәчетендә кызыксынучылар өчен ислам буенча тирәнтен дәресләр бирә башлады. Кичке дәресләр көн саен уздырыла, керү – ирекле һәм бушлай. Һәр якшәмбе көнендә мөселманнар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә очраша ала. Ул Имам Раббаниның «Мактубат» хезмәте буенча дәрес бирә.

Казанның “Зәңгәр” мәчете Сара Садыйкова урамы, 8/19 йорт адресы буенча урнашкан. Һәр дәрес якынча 1 сәгать дәвам итә. Моннан тыш, Инстаграм социаль челтәрендә мәчетнең @zangar_masjid аккаунтында һәр дәреснең туры эфиры оештырыла. Лекцияләр түбәндәге тәртиптә укыла:

  • Дүшәмбе:

«Гакыйдә әт-Тәхавия» (ТАҖИК ТЕЛЕНДӘ)

18:30

Остаз: Идрис хәзрәт Киёмов

  • Сишәмбе:

Галимҗан Барудиның «Кырык хәдисе»

18:30

Остаз: Нурислам хәзрәт Вәлиулла

  • Чәршәмбе:

«Нур әл-идах» (хәнәфи фикъһе)

18:30

Остаз: Булат хәзрәт Мөбарәков

  • Пәнҗешәмбе:

Гакыйдә

18:30

Остаз: Әхмәд Әбү Яхъя

  • Җомга:

«Аллаһка якынаю этаплары»

18:30

Остаз: Булат хәзрәт Мөбарәков

  • Шимбә:

Тәҗвид буенча практик курс (башлап өйрәнүчеләр өчен)

17:30

Остаз: Әхмәд хәзрәт Ибраһимов

  • Якшәмбе:

1. Тәҗвид буенча практик курс (башлап өйрәнүчеләр өчен)

17:30

Остаз: Әхмәд хәзрәт Ибраһимов

2. Имам Раббаниның «Мактубат»ы

Ястү намазыннан соң

Остаз: ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Белешмәләр өчен телефон: +8 800 222 7676 (эш көннәрендә 10:00-16:00); @AbuYahya_pro (телеграм)

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*