1 сентябрь кичендә Казансу яр буена социаль челтәрләрдә төрле исемнәр тәкъдим итүчеләрне “На веранде” дип аталган кафега җыеп алганнар. Бу чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан.
20 августта президентның Twitter-ына “Миңнеханов такымы” (“Команда Минниханова”) исеме белән “Рөстәм Нургали улы, Казандагы яңа яр буе ничек аталырга тиеш дип уйлыйсыз?” дигән сорау калдырган иделәр. Президент: “Тәкъдим итегез, уйлашырбыз!” дип шунда ук җавап та бирде. Шуннан соң президент Twitter-ына һәм “Вконтакте”да булдырылган биткә төрле тәкъдимнәр яза башладылар. “Кремлевская набережная”, “Хөррият”, Ататөрк исемендәге яр буе”, “Тысячелетие”, “Татарская набережная”, “Молодежная”, “Панорама” һәм тагын күпләнгән башка атамалар да булды.
1 сентябрьдә үткән фикер алышуны Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин эчкерсез, ачык, демократик рухта үтте дип бәяли. Анда һәркем дә үз фикерен әйтә алган. Тәкъдим ителгән исем кемнәрнеңдер күңеленә хуш килмәсә, шунда ук бу хакта әйтергә дә мөмкинлек бирелгән.
“Бу очрашуда бик гади идеяләрдән алып, мисал өчен, “әйдәгез, “Молодежный” дип атыйк”, йә булмаса “роллерлар йөрер өчен махсус корылмалар кую кирәк” дигән тәкъдимнәр белән беррәттән идеологик яктан көчле фикерләр дә әйтелде. Казан ханлыгын саклаучыларның исемнәрен бирү, аларга һәйкәл кую тәкъдиме дә булды. Бу бик демократик чара иде. Интернетта фикер белдергән кешеләрнең бергә җыелып фикер алышуы һәм шунда ук дәүләт вәкилләре дә катнашу – бик демократик, уңышлы һәм отышлы ысул”, ди Яруллин.
Аның сүзләренчә, Миңнеханов бөтен тәкъдимнәрне тыңлагач, үзе алдан уйлап, күңеленә хуш килгән атамадан да баш тартачагын белдергән.
“Президент үз сүзен “төзергә җиңел, ә исем табу кыен икән” дип шаярып башлады. Аннан сүзен дәвам итеп “мин гадирәк исем, бәлки, “Кремль” дип кушарбыз дип уйлаган идем. Сезнең тәкъдимнәрне ишеткәч “Кремль” бөтенләй ишетелмәде”, диде. Без “Кремль” атамасы турында алдан сүз башлаган идек инде. Казан шәһәренең топонимика комиссиясе вәкиле алдан ук “Кремль” урамы бар, аны кабатламыйк”, дип әйтеп куйган иде”, ди Яруллин.
Аның сүзләренчә, күп кенә кызыклы фикерләр президентның күңеленә хуш килгән. Бу очрашу вакытында аһәңле, әле моңа кадәр бер дә кабатланмаган матур исемнәр дә яңгыраган. “Нурсолтан ханбикә”, “Халык”, “Сөембикә”, “Парканат” белән бергә инде күп тапкырлар кабатланган, төсен югалткан “Центральная”, “Молодежная” кебек атамалар да әйтелгән.
Яруллин үзе “Казансу яры” дигән исем кушылса, иң шәбе булачак дип әйтә. “Татарларда “яр” сүзе ике мәгънәгә ия, сөйгән ярларыбызга да шулай дип әйтәбез. Казан – барыбызга да якын булган, яраткан шәһәребез”, ди Яруллин.
Казанның топонимика комиссиясе шушы алты-җиде исемне карап, берсен сайлап алгач, шәһәр думасына тәкъдим итәчәк. “Бәлки, моңа кадәр йә президент, йә шәһәр думасы вәкилләре белән бер очрашу да булыр әле”, ди Яруллин.
Тарихчы, татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов иң беренче чиратта яр буеның моңа кадәр билгеле булмаган, ә киләчәктә Казанга килүчеләр өчен гасырлар катламында яткан тарихны ачардай исем белән аталуын тели.
“Сөембикә” атамасы күп тапкыр яңгырады, әмма ул безнең танылган бренд инде. Ә Нурсолтанның эшчәнлеге турында кешеләр бөтенләй белми дип тә әйтергә була. Нурсолтанның Казан тарихына йогынтысы бик зур була. Аның ике ире Казан ханнары, ә бер ире Кырым ханы булган. Ике улы да ханнар булган. Кызы да Казан тарихына зур йогынты ясаган. Нурсолтан чорларында Казан Мәскәү белән сугышмаган һәм шулай ук Кырым белән дә элемтәләре бик тыгыз булган”, ди Фәйзрахманов.
Ул Казансуның яр буен төрле өлешләргә бүлеп, төрле исемнәр кушу кирәк дип тә әйтә. Болай иткәндә ике яктан отышлы булачак. Беренчедән, күбрәк исемнәр белән аталса, алар тарихка кереп калачак, ә икътисади яктан, туристлар җәлеп итәргә дә мөмкинлек бирәчәк.
Тәбриз Яруллин фикеренчә, президент белән утырып сөйләшеп, яр буена исем уйлау чарасы яңа башлангычка нигез булырга тиеш. Моңа кадәр исем кушканда халык фикеренә колак салмауларын әйтә ул.
“Казан топонимикасы бүген бик катлаулы проблем булып кала. Безнең советлар чорыннан калган, бер-берсен күп тапкыр кабатлый торган “Молодежный”, “Центральный” кебек башка бик гади исемнәр күп. Беренчедән, ясалма, мәгънәсез исемнәрдән арыну кирәк. Икенче яктан, алга таба җәмәгатьчелек хозурына да чыгарып һәм тикшереп, тарихи һәм матур исемнәрне кушуны гадәткә кертү кирәк”, ди Яруллин.
Татар җәмәгатьчелеге Казан шәһәре думасы каршындагы топонимика комиссиясенә татар шәхесләренә, җирле атамаларга игътибар юк дип тәнкыйть белдерә килде. Топонимика белгечләре арасында Казан метросы станцияләре атамаларының кайберләрен уңышсыз дип әйтүчеләр дә бар. Мисал өчен, “Яшьлек”, “Авиатөзелеш”, “Төньяк вокзал”, “Җиңү проспекты” бу урыннарның электән килгән тарихи җирле атамаларын беркетеп куймый. Станция исемнәре арасында аның татарча яңгырашын бөтенләй исәпкә алмаганнары да бар. “Горки” шулай ук “Горки” булып калды. “Суконная слобада” да ярым-йортылы тәрҗемә ителгән. Татарчасы “Сукно бистәсе” дип теркәлгән.
Универсиада алдыннан Казанда күпләгән спорт корылмалары төзелде. Аларга исем кушканда халык фикерен белештеләр, ә ахырда соңгы сүзне барыбер түрәләр әйтте.
“Татнефть Арена” була торып, инде татарга бөтенләй ят “арена” сүзе белән башкаладагы иң зур стадионны “Казан Арена” дип атап куйдылар. “Баскет-холл”, “Мәскәү”, “Санкт-Петербург”, “Олимпиец” һәм башка исемнәр дә Казанга үзгәлек өстәмәде.
Шулай да спорт сарайлары арасында татарга якын атмалар да бар, мисал өчен, “Ак барс” көрәш сараен, “Зилант” сараен, “Ватан”, “Батыр”, “Акчарлак” спорт корылмаларын атарга була.
Соңгы вакытта исем кушуда соңгы сүзне әйтүчеләрнең күңелләренә күпләр ни икәнен дә аңламый торган ят төшенчәләр бигрәк тә хуш килде. Инде инновацияләрнең яңа бистәсе “Смарт-Сити-Казан” дип аталачак. “Иннополис” дигән атамада да җирле рух та, төбәкнең үзгәлеген күрсәткән төсмер дә юк.
Наил Алан, “Азатлык” радиосы