tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихи урыннарга сәяхәт
Тарихи урыннарга сәяхәт

Тарихи урыннарга сәяхәт

“Яшь буын” оешмасы инде 5 ел рәттән Татарстанның тарихи урыннары буйлап сәяхәт оештыра.

Фәрит Корманов җитәкчелегендәге автобус турларында моңарчы күбрәк яшьләр булса, чираттагысында – Төмән өлкәсе районнарыннан, шәһәрләреннән, авылларыннан җыелган олы яшьтәге ханымнар, әби–бабайлар шактый иде. “Төмән–Алабуга–Биләр–Болгар–Арча–Аракчино–Казан” маршрутын армый–талмый узган сәяхәтчеләр Татарстан, Болгар һәм Казан белән чиксез соклануларын яшермиләр. Кемнәрдер Казанга беренче тапкыр аяк басса, кайберәүләрнең башкалада берничә тапкыр булганнары бар. Кунаклар исә Казан шәһәренең истәлекле урыннарында булып, Кол Шәриф һәм Мәрҗәни мәчетләрендә намазлар укып, Республика көне бәйрәмендә дә катнашырга җитешкәннәр.

“Без Себердә туып үстек, шунда гомер итәбез, шуңа күрә аны туган җиребез дип саныйбыз, – дип сүзне башлады Рәшидә ханым.– Әмма, күбебезнең ыру–нәсел чылбырлары Татарстан җирлегенә килеп тоташа. Шунлыктан изге Болгарга барып, бабаларыбыз рухына Ак мәчеттә намазларыбызны укып, догалар кылып садакаларыбызны бирдек. Без өлкән яшьтә, хаҗга бара алмыйбыз, Болгарга барып кайту безнең өчен хаҗга барган кебек булды”.

Рәшидә апаның сүзләрен хуплап, әби–бабайлар Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевка озын гомер теләп, олы рәхмәтләрен белдерделәр. Шулай ук, әлеге сәяхәтне оештыручы, курыкмыйча озын сәфәргә әби–бабайларны алып килүче Фәрит Кормановка да чиксез рәхмәт сүзләре әйтелде. “Төмәндә шундый милли җанлы үзебезнең татар егете булуы белән горурланабыз”, – диделәр абый–апалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*