tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гимназистларны Кырым кунаклары сәламләде
Гимназистларны Кырым кунаклары сәламләде

Гимназистларны Кырым кунаклары сәламләде

1 сентябрьдә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә Мәдәният елы кысаларында “Мәдәни сентябрь” дип исемләнгән Белем көне тантанасы узды. Беренче сыйныфка укырга килгән 63 гимназистны Кырым делегациясе исеменнән Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильяс улы Ильясов, “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илдус Насыйх улы Зиннуров сәламләде. “Беренче сентябрь – ул тынычлык һәм дуслык бәйрәме! Сез – тыныч илнең бәхетле балалары. Киләчәктә дә, үз илебездә бер тату гаилә булып яшәргә насыйп булсын!” – диде Рәмзи әфәнде укучыларга мөрәҗәгатендә.

Барыбызның хәтерендә әле озак сакланыр бу Мәдәни сентябрь… Укучылар Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык кебек Тукай каһарманнары белән очрашты. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр, кунаклар өчен гимназия ишегалдында хәләл ярминкә гөрләде. Кырым кунаклары исә кызлар гимназиясе буенча сәяхәт кылды.

Халкыбызның йөзек кашы булган Фатиха Аитова, Туфан Миңнуллин варисларының изге теләкләре чынга ашсын:

Фатиха Аитова исеменә

Беркайчан тап төшермәбез.

Аның кебек киләчәктә

Зур мәктәпләр ачарбыз!

Киләчәктә милләтенең

Зыялысы булырбыз.

Язучы да, депутат та, –

Туфан варислары без!

12нче гимназиянең матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*