tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан кырымтатар театрына ярдәм итәргә әзер
Татарстан кырымтатар театрына ярдәм итәргә әзер

Татарстан кырымтатар театрына ярдәм итәргә әзер

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Снимок2сент14 3Кырым Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов һәм Кырым Республикасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортацияләнгән гражданнар буенча Дәүдәт комитеты рәисе Заур Смирнов белән 30 августта үткән очрашу вакытында кырым татарлары театрының матди-техник базасын ныгыту мәсьәләсендә ярдәм итү турында да сүз барды.

Кырымтатар музыкаль-драма академия театры 25 ел эшли, ул Симферопольда урнашкан, шул еллар дәвамында дөньядагы бердәнбер кырым татарлары театры 120дән артык спектакль сәхнәгә куйды. Рөстәм Миңнеханов театрга, иганәчеләр – эре сәнәгать предприятиеләрен җәлеп итеп, ярдәм итәргә вәгъдәләде. Театрның матди-техник базасы ныгытылачак һәм театрга зур автобус биреләчәк, дип хәбәр итә tatarstan.ru сайты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*