tatruen
Баш бит / Яңалыклар / .TATAR югары дәрәҗә доменда теркәү башланды
.TATAR югары дәрәҗә доменда теркәү башланды

.TATAR югары дәрәҗә доменда теркәү башланды

атарларның үз домены эшли башлады. Ул “.TATAR” дип атала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Доменны булдыру нияте 2012 елда барлыкка килә һәм бу эш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә башкарыла. Шул елның 12 гыйнварында “Татарстан Республикасы төбәк домены координацион үзәге” ҖЧҖ тарафыннан интернеттагы исем һәм адресларны билгеләүче ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) дип аталучы коммерцияле булмаган халыкара интернет-корпорациягә заявка бирелә.

2013 елның 21 июнендә әлеге заявка карала һәм уңай җавап алына.

Роман Шайхутдинов

Роман Шайхутдинов

“.TATAR” доменында теркәлү башланды инде. Бу процесс берничә этаптан торачак. 29 августтан 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк этапта өстенлеккә ия булучылар, ягъни бөтен дөньяга танылган брендлар теркәлү үтә.

Икенче этапта исә дәүләт органнары, Татарстанның җирле үзидарә һәм дәүләт учреждениеләре, дәүләтнең бюджеттан тыш фондлары теркәлү уза ала. Бу этапны 5-25 ноябрь көннәрендә уздырыру ниятләнә.

Өченче этап товар билгеләре булганнарга һәм ММЧларга “.TATAR” доменында теркәлү узу мөмкинлеге бирә. Әлеге этап 1-21 декабрьгә билгеләнгән.

Бу өч этап тәмамланганнан соң, югары бәяле, ягъни премиаль теркәлү башланып китә. Соңгы этап үзе берничә өлештән торачак: 3-9 февраль, 13-19 февраль, 25 февраль-3 март, 10-16 март.

23 марттан ирекле теркәлү старт ала. Анда үз продукциясен интернетта әлеге домен астында тәкъдим итәргә теләгән һәр кеше теркәлү узарга мөмкин.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*