tatruen
Баш бит / Архив по тегу Төмән

Архив по тегу Төмән

Төмән өлкәсе татар телеэкраны йолдызы юбилеен каршы алды

Төмән өлкәсендә 26 ел буе чыгып килә торган “Очрашулар” телетапшыруы мөхәррире һәм алып баручы Гөлсинә Ниязова январь аенда 60 еллык юбилеен каршы алды, үткән ел ахырында гына аңа күп еллык хезмәте һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуы өчен “Россиянең эшлекле хатын-кызы” Бөтенрусия бәйгесенең Мактаулы дипломын, премиясен тапшырдылар

Дәвам »

Башкалабыз Казан буйлап иң кадерле кунакларыбыз сәяхәт итте

Алар исә “Бәхетле балачак” исемле беренче ачык балалар иҗаты интернет–бәйгесендә җиңүче, Себер илендә гомер итүче Төмән, Омск өлкәләре сабыйлары һәм аларның әти-әниләре, укытучылары. Кунаклар исә Казан Кремле тыюлыгы, Иске татар бистәсе, Туган авылым, “Әкият” курчак театры белән таныштылар. Милләттәшләребез шәһәрнең гүзәллеге, чисталыгы, урамнардагы татар телендәге язмаларга сокланып бетә алмады. Балалар “Әкият” курчак театрыннан киткәндә “монда әкияттәге кебек” диештеләр. Чыннан да, ...

Дәвам »

“Әдәби Төмән” берләшмәсенә 10 ел тулды

2003 елның декабрендә бер төркем иҗат әһелләре ветеран укытучы Люция Хәбибуллинаның “Туган як әдәбияты” китабын тәкъдир итү кичәсенә җыелгач, “Яңарыш” газетасы каршында иҗади оешма булдырырга карар кылалар.

Дәвам »

Төмәндә Габдулла Тукай урамының исемен үзгәртмәкче

Төмәндә 6 февральдә топонимика буенча комиссия утырышында башка мәсьәләр арасында Тукай исемен йөртүче урамын башкача атау турында да әйтелде. Узган елның декабрь аенда Төмән шәһәренә тирә-яктагы авыл-бистәләрне кушканнар. Шулар арасында Матмасы дигән татар авылы да бар.  Әлеге авылда инде берничә дистә ел Тукай урамы бар. Матмасы Төмәнгә кушылгач, урам исемен үзгәртмәкчеләр. Җирле халык моңа каршы чыга.

Дәвам »