tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кече Сабантуй – мәктәпләр фестивале
Кече Сабантуй – мәктәпләр фестивале

Кече Сабантуй – мәктәпләр фестивале

Кызыл Октябрь округы үзәге УразавылдаКомфортлышәһәр мохите формалаштырукысаларында төзелгән“Патриот” паркы һәм үзәк мәдәният йорты 17 майда традицион Кече сабан туе катнашучыларын кабул итте. Пионерия көне уңаеннан мәктәп укучылары арасындаәлеге спорт бәйрәме беренче тапкыр 1991 елда оештырыла һәм һәр уку елы ахырында (пандемия чорыннан гайре) даими үткәрелеп килә. Оештыручылар булып округ мәгариф һәм яшьләр эше комитеты, мәдәният һәм спорт бүлекләре, өстәмә белем бирү үзәге чыкты.

2019 елда Кече сабантуйга мәктәпләр фестивале статусы бирелде. Бу бик дөрес, чөнки анда җирлекнең барлык укучылары диярлек катнаша, спорт ярышларында чыгыш ясый, иҗади номерлар күрсәтә.

Ул һәр ел мөһим даталарга яисә истәлекле вакыйгаларга багышлап уздырыла, быелгысы махсус хәрби операциядә Ватаныбыз ихтыяҗын яклаучы ир-егетләребезгә багышланды.

Округның Яшьләр палатасы рәисе, Яндавишча территориаль бүлек җитәкчесе Руфат Әббәсов һәм өстәмәбелем бирү үзәгенең педагог-оештыручысы Диана Смирнова алып баруындагы ачу тантанасы Дәүләт флагын күтәрү белән башланды. Бу хөрмәтле миссияне гимн уйнавы астына Салган һәм Уразавыл мәктәпләре укучылары Александра Фролова белән Элнар Эксанов үтәделәр.

Катнашучыларны округ җирле үзидарә башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рафаэль Ильясов, мәгариф комитеты рәисе Рауф Ваһапов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина, хәрби комиссар Андрей Бандурин сәламләде, спорт фестиваленең яшь буынны берләштерү, сәламәт яшәү рәвешенә ияләштерү, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үткәрелүен билгеләп үттеләр һәм фронтның алгысызыгында булган хәрбиләрнең Җиңү яулап, исән-сау кайтуларын теләделәр.

Шулай ук сабантуйны ачу тантанасы кысаларында балалар берләшмәләре патриотик чыгышлар тәкъдим итте.

Ярышларга килгәндә, “Уразавылуку үзәге студентлары, Уразавыл, Зур Рбишча, Семочки, Яндавишча, Салган, күрше Пильна округы Сафаҗай һәм Петрякс мәктәпләре укучылары, гомуми алганда, якынча 200 яшь спортчы волейбол, мини-футбол, шахмат уйнады, 16 килограммлык гер күтәрүдә, армспортта ярышты.

Барысында да катнашучылар ике яшь төркеменә бүленеп чыгыш ясады.

Бу спорт төрләрендә ярышларны, һәр елдагыча, Рәмис Закиров, Марат Ибраһимов, Мирсат Диянов һәм Иван Арефьев уздырды.

Милли көрәш 12 авырлык категориясендә оештырылды. Бил алышуларПатриот”ның универсаль тартмасында башланса, соңрак яңгыр яву сәбәпле мәдәният йортына күчерелде. Ярышларны Зур Рбишчадан Зәки абый Валемеев һәм Суыксу белән Сафаҗайдан ике адаш Рамил Мусиннар алып барды, ә мәрәдә хөкемдар вазифаларын Ханнән Мусин үтәде.

Шул ук вакытта парк территориясендә мәктәпләрнең балалар берләшмәләре хәрбиләр файдасына көнкүреш әйберләр ясау буенча мастер-класслар күрсәтте, алар гуманитар йөк белән махсус хәрби операция зонасына озатылачак.

Барлык катнашучылар кайнар аш белән тәэмин ителде.

Командалы спорт уеннарына килгәндә, мини-футболда Зур Рбишча егетләренә тиң булмады, волейболдан алты призлы урынның дүртесен Уразавыл командалары яулады. Ә армспортта бу юлы кызлар да көч сынашты.

Милли көрәштә Пильна округыннан килгән көрәшчеләр аеруча уңышлы чыгыш ясады. Абсолют авырлыкта пьедесталны тулаем сафаҗайлылар алды – чемпион исемен Хамит Камалетдинов яулады, икенчедәНаил Абдулбяров, өченчедәСамат Хафизов.

Җиңүчеләр һәм призерларга оештыручылар тарафыннан кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Көрәш чемпионнарын Нижгар татарлары конгрессы исеменнән Гөлнара Рафековна аерым бүләкләде.

Тиздән зур сабантуйлар сезоны да старт алачак, шуңа милли бәрәмнәребезнең исемлеген тагын бер тапкыр тәкъдим итәбез.

8 июнь – Ишавыл;

29 июнь – Татар Моклокасы һәм Уразавыл;

6 июль – Суыксу, Дзержинск һәм Ыргу;

13 июль – Кочко-Пожар;

14 июль – Мәдәнә;

20 июль – Иске Мочали;

21 июль – Пашат;

27 июль – Түбән Новгород.

Илнар САДЕКОВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*